

Төркиядә, мәсәлән, аның магнитудасы Рихтер шкаласы буенча 7,8 баллга җиткән – бу 1938 елдан соң ил территориясендә теркәлгән җир тетрәүләрнең иң көчлесе. Аның үзәге миллионнан артык кеше яшәгән Газиантеп шәһәреннән ерак түгел арада булган. Җир тетрәү касафатлары төрле дәрәҗәдә Сүриядә, Ливанда, Гыйракта, шулай ук Әрмәнстан һәм Грузия чикләрендә дә сизелгән. Әлеге сәгатькә 2921 меңнән артык кешенең һәлак булуы, 15834 кешенең төрле җәрәхәтләр алуы билгеле. Йөзәрләгән объектлар, күп кенә торак йортлар, шул исәптән әле Рим имприясе чорында ук төзелгән, ЮНЕСКО Бөтендөнья комарткылары исемлегенә кертелгән Сүриянең Алеппо шәһәре янындагы, шулай ук Газиантеп шәһәре янәшәсендәге төрек крепостьләре дә хәрәбәләргә әверелгән.
Шушы каза аркасында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 12 февральгә кадәр тоташ ил буенча матәм көннәре игълан итте.