

Концерттан җыелган акчалар махсус операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак. 2000нче елның 15 февралендә барлыкка килгән, үзләре дә “кайнар” нокталарда хезмәт итеп, күп михнәтләрне үз җилкәсендә татыган яугирләрне берләштергән бу иҗат коллективы хәзер республикабызда гына түгел, ә бөтен Русиядә дә танылу яулады.
Әфганстанда һәм башка ,,кайнар нокта”ларда һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерүче ,,Кандагар,, һәм Бөек Ватан сугышы, туган як, дуслык турындагы башка күп эчтәлекле жырлары белән уйларга салган данлыклы ансамбльнең чыгышлары мәктәп укучыларының күңеленә хуш килде һәм аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә олы әһәмияткә ия булды. Кызлар һәм егетләр артистларның йөрәккә үтеп керерлек җырларын яратып тыңладылар һәм көчле алкышларга күмделәр.
Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.