ИГЕНЧЕ
+22 °С
Ясно
Новости
8 Февраля 2023, 12:05

Хәвефсезлек – иң мөһиме

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча чираттагы дәүләт комитеты программасы буенча профилактик уку узды. Чарада авыл биләмәләре хакимиятләре җитәкчеләре, эшләр идарәчеләре дә катнашты.

Хәвефсезлек – иң мөһимеХәвефсезлек – иң мөһиме
Хәвефсезлек – иң мөһиме

Кешеләрнең ваемсызлыгы, электр приборларыннан файдаланганда уяулыкны югалтуы аркасында күпме гомерләр өзелә, йорт-куралар янып бетә, йорт хайваннары зыян күрә... Бәла-казаларга тарымас өчен куелган таләпләрне үтәргә, ә безгә аларның тайпылышсыз үтәлешен таләп итәргә кирәк, диде үз чыгышында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова. Артабан сүзне өлкән тикшерүче Марат Салават улы Фәттахов алды. Ул үз чиратында, приборлар, электр үткәргечләрнең төзеклеген, техникадан файдаланганда хәвефсезлек чараларын үтәү мөһимлеген бурыч итеп куйды. Янгын чыгуны кисәтүче приборларны һәр өйгә урнаштыру мотлак. Аны урнаштыруда бер авырлык та юк, күпме кешеләрнең гомерләрен саклап калуын күпләребез белә. 94 санлы янгын каравылы часте начальнигы урынбасары Рафаэль Рәгин улы Гыйрфанов исә, янгын чыгу очраклары һәм каза күрүчеләр турында мисаллар китерде, мондый казалардан саклану юлларын кабат җиткереп тору мөһимлеген искә төшерде.

Хәвефсезлек – иң мөһиме
Хәвефсезлек – иң мөһиме
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас