+28 °С
Болытлы


Фотоконкурста катнашырга теләк белдергән 11 катнашучыдан матур фотосүрәтләр алдык. Конкурс шартлары буенча җиңүчене билгеләү максатыннан “ИгенчеИгенче” төркемендә сайлау этабы узды. Аның нәтиҗәләре буенча Аблайдан Лида Шәяхмәтованың фотосүрәте иң күп тавыш җыеп, җиңүче дип табылды. Лида Сәгыйть кызын чын күңелдән котлыйбыз!
Фотобәйгедә катнашкан барча фотосүрәтләр авторларына рәхмәт белдерәбез. Табигатьнең матурлыгын, туган ягыбызның гүзәллеген башкаларга җиткерергә омтылып яшәү үзе мактауга лаек.