ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 февраль 2023, 11:35

Республика этабында призер булды

Мәктәпләрдә предмет олимпиадаларын оештырып үткәрү – сәләтле балалар белән эшләүнең иң киң таралган һәм нәтиҗәле ысулы. Безнең Чакмагыш беренче урта мәктәбендә ул байтак еллар дәвамында уңышлы кулланыла һәм укучыларыбызның югары казанышларга ирешүенең нигезе булып тора. Шунысы шатлыклы, укучыларыбыз елның елында ил күләмендә үткәрелгән олимпиаданың республика этабында призлы урыннар яулауга ирешә. Быелгы ел да шушы кагыйдәдән искәрмә булмады – әлеге күркәм традиция уңышлы дәвам итте.

Республика этабында призер булдыРеспублика этабында призер булды
Республика этабында призер булды


Шушы көннәрдә Гомумрусия мәктәп укучылары олимпиадасының тарих фәне буенча республика этабы нәтиҗәләре игълан ителде. Безнең беренче урта мәктәп укучысы Рияз Вәлиев шушы мәртәбәле бәйгенең призеры исемен яулады. Без Риязны һәм аны олимпиадага әзерләгән җитәкче-остазы, мәктәпнең тарих укытучысы Илира Шәехҗан кызы Кашапованы бу мәртәбәле казанышлары белән котлап, аларга алдагы конкурс-бәйгеләрдә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын, тагын да югарырак фән-белем үрләре буйсынуын телибез.

Республика этабында призер булды
Республика этабында призер булды
Республика этабында призер булды
Республика этабында призер булды
Республика этабында призер булды
Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.
Читайте нас