

“Аек авыл-2023” проекты чикләрендә Аблай авылында Бердәм консультацияләр көне узды. Безне мәдәният йорты мөдире Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова каршы алды. Чара мәдәният йортында оештырылды. Аны биләмә хакимиятенең Аблай авылында эшләүче 1 категорияле белгеч Резеда Мансур кызы Сәетгәрәева ачты. Үрнәк авыл биләмәсе хакимиятендә хезмәт салучы 1 категорияле белгеч Инзира Риф кызы Гыйбашева килгән белгечләрне каршы алып, билгеләнгән эш урыннарына озатты. Фойеда кул эшләре һәм авыл йорты күренешләрен тәсвирлаган күргәзмәләр оештырылган иде. Мәктәп укучылары чарада катнашучылар алдында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы шигырьләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар. Лилия Мәҗитова бию бүләк итте. Артабан авыл халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап алыр өчен белгечләргә мөрәҗәгать итте. Сәламәтлекләре какшаган аблайлыларны авыл фельдшерлары һәм үзәк район дәваханәсе табиблары бергә кабул итеп, артабан дәвалану өчен киңәшләр бирделәр. Эчке бүлмәдә күп балалы гаиләләргә ярдәм, субсидияләр, пособиеләр турында хокуки мәгълүмат-белешмәләр алыр өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгеченә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкинлек булдырылды. Гаилә үзәге белгечләре осталык дәресләре оештырды. Алар балаларга якынлашып килүче Гашыйкалар көненә бәйләм җепләреннән бүләк ясарга өйрәтте: йөрәк формасындагы трафаретка кызыл, ал, көрән төсләрдә җепләрне тигез һәм тыгыз итеп уратып чыгарып, кулон ясадылар. Балалар өчен бу бик мавыктыргыч шөгыль булды, алар зур ихласлык белән эшкә керештеләр һәм тиз арада якыннарына бүләк тә әзерләделәр. Шулай ук сәнгать җитәкчесе Гөлназ Мәхмүт кызы Ибраһимова балаларга мамык дискларыннан чәчәк букетлары эшләргә өйрәтте. Чарада “Гаилә” үзәге психологы һәм опека хезмәте белгечләре дә катнашты. Юридик ярдәм сорап килүчеләрнең үтенечләре дә канәгатьләндерелде. Аларның сорауларына адвокат Айрат Әнәс улы Хәмидуллин һәм юрист Дилара Фидаил кызы Насыйрова җавап бирде. Бу көнне белгечләргә мөрәҗәгать иткән авылдашларның үтенечләре җавапсыз калмый, хәл ителер дип ышанабыз.