ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 февраль 2023, 05:35

Барлык күрсәткечләре дә югары

Хуҗалыкларда – хисап җыелышлары

Барлык күрсәткечләре дә югарыБарлык күрсәткечләре дә югары
Барлык күрсәткечләре дә югары

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башланды. Аны ачып җибәргән “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы хезмәтчәннәренең еллык эшчәнлеккә йомгак ясалып, агымдагы хуҗалык елына старт бирелгән гомум җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Тайняш авылы мәдәният йортын да үткән әлеге чараны, елдагыча, авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков ачты һәм алып барды. Районда гына түгел республика күләмендә алдынгы урынны тотучы, даны бөтен Русиягә таралган әлеге хуҗалыкның узган елдагы эшчәнлеге турында төрле тармакларны да тулысынча яктырткан чыгыш белән идарә рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, муниципаль район Советы депутаты Фәргать Фәрит улы Ваһапов җентекләп хисап тотты. Кооператив колхозның 8688 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир мәйданнарының 6391ен сөренте җирләр тәшкил итә. Аны интенсив технологияләр нигезендә яхшылап эшкәртү, ашламалар кертеп гумус катламын баету, чәчүне үзебезнең төбәк өчен яраклаштырылган һәм югары уңыш бирергә сәләтле элита сортлы культуралар орлыкларын гербицидлар белән әйбәтләп эшкәртеп һәм оптималь срокларда үз вакытында башкару, үсентеләргә вегетация чорында тиешле тәрбия бирү нәтиҗәсендә үтә кызу һәм коры һава торышы шартларында да алдагы 2021 елдагыдан 2,5 тапкырга дип әйтерлек күбрәк (41825 центнер урынына 99301 центнер) ашлык җыеп алуга ирешелгән. Бөртеклеләрнең гектар куәте, алдагы елдагы күрсәткечтән (29,35әр центнер) икеләтә дип әйтерлек артып, 53,97 шәр центнер тәшкил иткән. Әлеге уңышка ирешүнең нигезен тәшкил итүче факторларга тукталып, Фәргать Фәрит улы барыннан да элек туфракны тиешенчә эшкәртүгә һәм чәчү, химик утау, гербицидлар белән эшкәртү, урак эшләрен Барлык күрсәткечләре дә югары Хуҗалыкларда – хисап җыелышлары дә көн-төн фидакарьлек өлгеләре күрсәткән уңган механизаторларны, ындыр табакларында эшләүчеләрне, төрле звено белгечләрне исемләп телгә алды, һәркайсы турында җылы сүзләр әйтте, шул ук вакытта җибәрелгән вак җитешсезлекләрне дә яшереп калдырмады. Ул шулай ук техника паркын тулыландыру, булганын карап көйләп тоту, яулык майлау материалларын, запас частьләрне сакчыл тотыну мәсьәләләрендә тукталды, бу җәһәттән дә тырышлык салган механизаторларны, белгечләрне мактап та, аерым эшләп җиткермәүләр өчен хәтерләрен калдырмыйча, җор сүзләр белән мөрәҗәгать итеп җиңелчә шелтәләп тә телгә алды. Тупланган ашлыкны сату бүген бер генә хуҗалыкка да файдалы түгел – базарда аны салынган чыгымнардан түбәнрәк хакка гына алалар әлегә. Шуңа башка хуҗалыклар бу җәһәттән икътисади авырлыклар кичергәндә геройлылар аны иген фуражы итеп мал азыгы рәвешендә кулланып, терлекчелек тармагында зур уңышларга ирешәләр. Бүген хуҗалыкта сыер малларының гомум саны 4827 баш тәшкил итә, шуларның 1892 се – савым сыерлары, 15 баш атлары да бар. Малкайлар һәм аларны тәрбияләүче терлекчеләр зооветбелгечләр өчен уңайлы шартлар тудырып, югарыда телгә алынганча, мал азыгының туклыклылыгын тәэмин итүче орлыкларга өстенлек биреп һәм яхшы сыйфатлы итеп байтак күләмдә мал азыгы хәзерләп, ит җитештерүне алдагы 2021 едагы күрсәткечтән (тере авырлыкта 6592 центнер) 102 процентка арттырганнар (6786 центнер). Сөт исә 2021 елдагыдан (146622 центнер) 119 процентка арттырылган – 174462 центнер. Биредә бүген уртача һәр сыерга 39ар килограммнан артыграк сөт савып алына һәм Бәләбәйдәге эшкәртү предприятиесенә уртача 3,8 процент майлылыкта бары элита сорты белән генә тапшырылып, хуҗалыкта шактый тере акча агымы булып әйләнеп кайта. Биредә ел әйләнәсенә һәр фермада төзелеш эшләре дәвам итә: яңадан яңа мал торлаклары салына, сусыл һәм тупас мал азыгы саклау келәтләре һәм базлары төзелә, модернизацияләнелә. Идарә рәисе һәр сөтчелек комплексы коллективындагы эшләрдән яхшы хәбәрдар, һәр савучы, терлекче, бозау караучы, ветеринар белгечләрнең эшчәнлеген дә җентекләп анализлады, уңышлар белән бергә юл куелган илке салкылык очракларын да юмор тойгысы белән, әмма шактый тәэсирле итеп телгә алды. “Сыерның сөте – телендә”, – дигән үтемле халык әйтемен кабатлап сөйләп, ул мал азыгын баланслап ашату мөһимлеген дәлилләде, бу җәһәттән җибәрелгән хаталарын да үзенә генә хас кинаяле юмор хисе белән тәнкыйть утына тотты  Икътисади күрсәткечләр, әлбәттә, мондый хуҗалыкта түбән була алмый. Экранда яктыртыла барган слайдлар белән дә тулыландырып, Фәргать Фәрит улы барлык тармаклар буенча да даими югарыга үрләүче күтәренке саннарны атап үткәндә җыелышта катнашучыларның һәркайсы горурлык хисләре кичереп утыргандыр. Әйтик, чиста активлары – 128,6 процентка, җитешреп, кулланучыларга сатылган продукция күләмнәре 129,5 процентка, алынган саф табыш күләме 144,4 процентка, рентабельлелекнең 124,8 процентка артуы һәм башка күрсәткечләр бүген бик күп оешма-учреждениеләр өчен ирешелмәс хыял гына буллып тоелганда, геройлыларның шушы югары күрсәткечләрне дә болардан да зуррак саннарга ирешү мөмкинлекләрен файдаланып бетмәдек әле, дип анализлавы биредә планнарның һәрчак зурдан булуы турында сөйли. Хезмәт хакларының уртача күләме дә 61193 сум тәшкил итүе, алдагы елдагыдан 123,5 процентка арта төшүе, хезмәт ияләренең тормыш-көнкүреш шартларының яхшыруы, аларның сәламәтлеге турында даими хәстәрлек күрелүе – барысы-барысы да хуҗалыкның барлык күрсәткечләр буенча да югары позицияләрдә калуын дәлилләп, киләчәктә дә шушы юлдан тайпылышсыз барырга бердәм йөкләмә кабул итүләре олы горурлык хисләрен уята. Идарә рәисенең тәфсилле чыгышын баш белгечләр – хуҗалыкның яңа баш агрономы Финат Филүс улы Гыйльманов, баш зоотехник Марат Мирһади улы Мофаззалов, баш инженер Алмаз Әнис улы Гәрәев, баш ветеринар табиб Илдус Рәфит улы Гафиятуллин тулыландырды. Һәркайсының үзенә беркетелгән тармакны яхшы белүе күзгә ташланып тора, барысының да артабан да җиңүләр юлыннан тайпылмаска сүз бирүе көчле алкышлар белән озатылды. Узган 2022 ел өчен ревизия комиссиясе хисабы белән аның рәисе Алик Әгъләм улы Рәхимов таныштырды, анда яңгыраган саннар алдагы чыгышларны тулыландырып җибәрде. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сүз алды. Ул чыгышының башында гомум район күрсәткечләре белән таныштырып үтте һәм “Герой” хуҗалыгы ирешкән уңышларның районыбызны республикадан еракларда да танытуын зур горурлык хисләре белән белдерде. Биредәге уңышларга булдыклы җитәкче Фәргать Фәрит улы Ваһапов кул астында эшләүче көчле белгечләр, тырыш колхозчыларның бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелүен ассызыклады, икътисади яктан отышлы эшчәнлек җәелдерүнең күркәм җимешләрендә һәркайсының фидакарь тырыш хезмәт өлеше булган кооператив әгъзаларына ихлас рәхмәт белдереп, аеруча уңышларга ирешкән берничәсенә муниципаль районының Почет грамоталарын, хакимиятнең Рәхмәт хатларын тапшырды, артабан да тик уңышлар гына теләде. Җавап сүзе белән чыгып, идарә рәисе барлык колхозчылар исеменнән һәрвакыт ярдәм кулы сузып торганнары өчен муниципаль район хакимиятенә, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, артабан да тырышлыкны киметмәскә сүз бирде. Хуҗалыкның баш бухгалтеры Гүзәл Фәрит кызы Исхакова узган елгы финанс хисабы белән таныштырды һәм утырыш аны бертавыштан раслады. Алик Әгъләм улы Рәхимов агымдагы финанс елына эшчәнлек планын, хезмәт хакы түләү буенча үзгәрешләр белән таныштырды, алар да бертавыштан хуплау тапты. Профсоюз комитеты рәисе Рәфис Рәшит улы Бәдретдинов агымдагы елга хуҗалык идарәсе һәм хезмәт коллективы арасындагы күмәк килешү шартлары үтәлеше турында хисап тотты, аңа кертелгән уңай үзгәрешләрнең дә расланылуына иреште. Гомумән алганда, хуҗалыкның барлык үсешә баручы күрсәткечләре дә сөендерми калмый. Бу исә авыллар инфраструктурасы яхшыра төшүдә, күп кенә җитештерү объектлары арта баруда һәм, аның нәтиҗәсе буларак, ярыйсы ук югары хак түләнгән эш урыннары күбәя төшүдә дә, кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартларының көннән-көн югарырак үрләвендә дә ачык чагыла. Идарә рәисенең йомгаклау сүзендә яңгыраган һәр хезмәткәргә дәртләндерү максатында ярыйсы гына күләмнәрдә премияләр бүленүе турындагы карарга кул кую турындагы хәбәре дә хезмәт күтәренкелеген арттыра төшүенә шик юк. “Уңганнарга уңыш юлдаш”, – дип юкка гына әйтмәгән шул борынгылар.  Артабан да шулай булыр, дибез.

Барлык күрсәткечләре дә югары
Барлык күрсәткечләре дә югары
Барлык күрсәткечләре дә югары
Барлык күрсәткечләре дә югары
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас