ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 февраль 2023, 09:30

Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 7 б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Алия Фаил кызы Сәетова, туган тел укытучылары Ләйсән Һади кызы Вяселева һәм Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева белән бергә мавыктыргыч сәяхәт кылып, үзләре өчен гүзәл Башкортстаныбызның тагын бер соклангыч урынын – Туймазы районының Төмәнәк авылы янында урнашкан «Бабай утары» этнографик музеен ачтылар.

Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдыкХалкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык


Музейга баруның төп максаты – “Ата-бабалар эзен юллап, чумам тарихларга” девизын алга алып, этнографик комплекс белән танышу иде. Экскурсия туган якны өйрәнү, укучыларда патриотик рух тәрбияләү максатларын күз уңында тотып, «Һәркемнең дә туган җире бар» проектын тормышка ашыру чикләрендә оештырылды.
Үсмерләр татар халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан таныштылар. Этноавылда берьюлы берничә чорны тасвирлаган экспозицияләр урын алган. Биредә сәмәннән эшләнгән, шулай ук 17нче гасырдагы читән, 19нчы гасырдагы агач йортларны күрергә була, алар барлык көнкүреш җиһазлары белән баетылып тасвирланган. Йорт янында алачык, кара мунча урын алган. 20нче гасырдагы алты почмаклы өйдә исә урта һәм өлкән буын кешеләренә балачактан таныш йорт мохитен күрергә була. Эшләп торган җил тегермәне дә үз янына чакырып, игътибарны җәлеп итә. Аны Чувашстанда 1870 елда төзегәннәр, күптән түгел Туймазы җиренә алып кайтып корганнар.
Комплекста шулай ук зоопарк та эшли. Балалар җигүле атлар чаналарында җилдереп тә күңел ачтылар, уңайлы, хәвефсез итеп эшләнгән таудан тюбингка утырып та шудылар.Тәмле тәбикмәкләр белән чәй эчеп, тамак ялгап алгач кайтыр юлга чыктык. Бу экскурсия барыбызга да бик охшады. Укучыларыбыз өчен шундый фәһемле дә, күңелле дә булган сәяхәтне оештыруда ярдәм иткән район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә һәм мәктәбебез җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Халкыбыз тарихына сәяхәт кылдык
Автор:Ләйсән Вяселева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас