+24 °С
Яңгыр


Чарада катнашучыларга “Туган як моннары” тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм аңа күзәтү ясалды. Китап сөючеләр шагыйрьләрнең тормышыннан һәм иҗатыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр: аларның иҗаты ватанпәрвәрлек, дуслык, Кече Ватан матурлыгы темасы белән сугарылган, ә мәхәббәт темасы исә төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә һәм игътибарны җәлеп итә. Аларның күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Чара барышында китапханәче Рива Исаева һәм китап укучылар якташыбыз Илфак Смаков башкаруында “Жиз кыңгырау моңнары”, шулай ук Наҗар Нәҗми сүзләренә язылган “Юкка түгел, юкка түгелдер” җырларының аудиоязмаларын тыңладылар, шагыйрьләрнең шигырьләрен укып ишеттерделәр.