ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
9 Февраля 2023, 11:05

“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар

Митрә-Әюп авылы китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре  мәктәп укучылары өчен “Юлда  йөрү кагыйдәләрен тумыштан ук өйрән!” дип аталган  “Могҗизалар кыры” (“Поле чудес”)  танып-белү,  күңел ачу уенын үткәрделәр. Уенга сораулар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төзелгән иде. Уенны алып баручылар  катнашучыларны  сәламләгәннән соң,  һәммәсенә дә уңышлар теләделәр һәм аның кагыйдәләре белән таныштырдылар. Өч тур  уенда  өчәр кеше катнашты.

“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар
“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар

  Анда барысы да чын уендагыча – ике шкатулка, призлы тартма да булды. Турларда җиңүчеләр финал уенында катнаштылар. Укучылар үз көчләрендә һәм җитезлектә түгел, ә белемнәрендә, кем күбрәк белүдә  көч сынаштылар. Хәрефләр бер-бер артлы ачыла барды. Чара мавыктыргыч һәм җанлы үтте. Уен процессы  күңелле барды,  ул һәркемгә ошады. Финалда җиңүче А.А. Гайнанова   суперуенда катнашты һәм җиңде. Чарада катнашучыларның барысы да кызыксындыру призлары, ә тамашачылар – яхшы кәеф белән бүләкләнде.

“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар
“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар
“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар
“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар
“Могҗизалар кыры”нда булып кайттылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас