ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 февраль 2023, 11:10

Республика конкурсы призеры булды

Агымдагы елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы тарафыннан Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре фәне  өлкәсен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле педагогик практикалар”, “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре фәне   буенча иң яхшы видеодәрес” конкурсына йомгак ясалды.

Республика конкурсы призеры булдыРеспублика конкурсы призеры булды
Республика конкурсы призеры булды

 

Чакмагыш гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Аида Фаяз кызы Хәбирова “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре фәне буенча Иң яхшы видеодәрес” республика конкурсының “Дөньяви этика нигезләре” номинациясе призеры булды. Шулай ук ул Уфа Рус Православие чиркәвенең призер  Дипломына лаек булды. Чара  Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре фәне өлкәсен гамәлгә ашыру чикләрендә мультимедиа ресурсларын куллану буенча методик материалларны һәм иң яхшы педагогик практикаларны трансляцияләү максатыннан үткәрелде. Аида Фаяз кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм   яңа үрләргә ирешүләрен телибез!

Республика конкурсы призеры булды
Республика конкурсы призеры булды
Республика конкурсы призеры булды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас