ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 февраль 2023, 06:00

«Яшьләр көчле, сәламәт булсыннар», – ди Башкортстанның атказанган тренер-укытучысы Ранис Нурхәниф улы Баянов

Бәрәкәтле Чакмагыш җиренең асыл ташына торырдай күренекле якташларыбыз арасында яшьлеге районыбыз икътисадын яңа биеклекләргә күтәрүгә өлеш керткән булдыклы җитәкче вазыйфаларда, өлкәнәя төшкәч исә үсеп килүче яшь буынны көчле һәм сәламәт итеп кенә түгел, ә чәмле ярышларда район, төбәк, республика, илебез, хәтта дөньякүләм бәйгеләрдә чемпион һәм призерлар дәрәҗәсенә кадәр үстерүгә көчен һәм сәләтен салган спорт секциясе җитәкчесе, бер ук вакытта үзешчән сәнгать түгәрәге, “Идел” халык уен кораллары ансамбле гармунчысы да булган районыбызның почетлы гражданы исемен йөртүче хезмәт ветераны Ранис Нурхәниф улы Баянов аерым урынны тота.

«Яшьләр көчле, сәламәт булсыннар», – ди Башкортстанның  атказанган тренер-укытучысы Ранис Нурхәниф улы Баянов«Яшьләр көчле, сәламәт булсыннар», – ди Башкортстанның  атказанган тренер-укытучысы Ранис Нурхәниф улы Баянов
«Яшьләр көчле, сәламәт булсыннар», – ди Башкортстанның атказанган тренер-укытучысы Ранис Нурхәниф улы Баянов

 Хәер, аны ветеран дип әйтергә дә мөмкин түгел әле: көче-энергиясе бик күп яшьләргә биргесез хөрмәтле якташыбызга үз яшен бирерлек тә түгел. Аның һәрьяклап та өлгерлегенә, уңганлыгына, булдыклылыгына сокланып туя алмаслык. Район үзәгендә эшсөярләр гаиләсендә 1948 елның 12 февралендә дөньяга килгән ул. Мәктәп елларында ук үзешчән сәнгатьтә катнаша, спорт ярышларында даими рәвештә җиңүле урыннар яулый. Укуда да алдынгылыкны бирмәгән үсмер октябрят, пионер, комсомол сафларында да иң активларның берсе санала. Гомумән, кече яшьтән үк лидерлык, ныкышмалылык, максатка омтылучанлык, үҗәтлек, һәр тотынган эшенең уңышлы килеп чыгачагына ныклы ышаныч кебек сыйфатларга ия булган героебыз гомер буена шулай дәвам итә. Чакмагыш урта мәктәбен тәмамлаган, үзен бар яклап та өлгеле итеп таныткан егетне һич икеләнмичә 1966 елда Рәҗәп урта мәктәбенә физкультура укытучысы итеп тәгаенлиләр. Көче ташып торган, яңа идеяләр һәм омтылышлар белән янучы яшь укытучы кул астында бу мәктәп укучылары район, төбәк спорт ярышларында зур казанышларга ирешә. Аннан, һичшиксез, оста педагог чыгачак, дип юрыйлар һәм өлкәнрәк остазлары белемен күтәрә төшәргә тәкъдим итәләр. Әлбәттә, моны Ранис үзе дә яхшы белә һәм югары белем алу теләге белән документларын Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына тапшыра. Авылларның киләчәге төпле белемле, алга карап эш итә белүче белгечләр кулында булуын яхшы аңлап эш итә егетебез һәм әллә ни авырлыксыз максатка ирешә дә. Шау-шулы студент елларында да төп эше – тырышып укудан тыш ул спорт ярышларында җиңүләр яулый, үзешчән сәнгатьтә катнашып, баянда уйный, җырлый. Чаңгы спорты буенча СССРның спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти, башка төрләр буенча да җиңүләргә ирешә. Дипломлы яшь белгечне юлла- ма белән Бөре районы Ильич исемендәге колхозның баш ветеринар табибы итеп тәгаенлиләр. Тәүге көннәрдән үк оста оештыручы, булдыклы белгеч җиң сызганып эшкә тотына һәм биредә дә, һичшиксез, зур карьера үсешенә ирешер иде. Ләкин аны туган якларыбыз үзенә тарта, туып-үскән җиргә игелек китерү теләге көчле була. Шуңа да 1973 елның июненнән ул үзебезнең районга – Карл Маркс исемендәге колхозга баш ветеринар табиб вазыйфасына эшкә кайта. Тормыш мәктәбе тәҗрибәсен ул чактагы иң алдынгылар исәбендә барган хуҗалыкта көчле җитәкчеләр кул астында үтә башлау яшь белгечкә күп нәрсәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Алган белемен практикада камилләштерә төшү белән беррәттән ул халыкны төрле чараларга җәлеп итү, хезмәт күтәренкелеген арттыру, яңа уңышларга рухландыру, чәмләндереп ярыштыру юлларын өйрәнә, бу җәһәттән ярыйсы ук тәҗрибә туплауга ирешә. Булдыклы, перспективалы яшь белгечләрне район җитәкчелеге дә игътибардан читтә калдырмый. Яшьләр арасында оештыру эшендә активлыгын күреп, аны 1975 елның март аенда ВЛКСМның район комитетының икенче секретаре вазыйфасына үрләтәләр. Биредә дә ул яңа идеяләрне тормышка ашыручы, районыбызның барлык тармакларында яшьләрне бергә туплап, актив яшәү рәвешенә җәлеп итүче булып таныла. Ул чорларда Ранис Баянов һәм аның хезмәттәшләре тарафыннан өч буын вәкилләрен очраштырып, тәҗрибә уртаклашулар, күрше районнарга, тарихи дан урыннарына мотосәяхәтләр оештыру, басуларда, фермаларда, җитештерү участокларында комсомол яшьләр бригадалары ярышларын үткәрү, комсомолның өлкә, үзәк комитетларына конференция һәм съезд делегатларын (Ринат Йосыпов, Рамил Хәбиров һәм башкалар), ДОСААФ съездына (Раил Вәлиев) вәкилләр күрсәтү – барысы-барысы да районыбыз тарихы битләрендә тирән уелып калган вакыйгалар булып тора. Ранис Нурхәниф улы, әлбәттә, һәр участокта үзе башлап йөрүчеләрнең берсе була, төрле бәйгеләрдә районыбыз данын арттырыр өчен өлеш кертә. Артабан аның тормышында яңа этап башлана – коммунистлар партиясе сафына кабул ителә һәм булдыклы җитәкчегә бурычларның зуррагы салына: “Кызыл Октябрь” колхозына партия комитеты секретаре итеп сайлана. Ул чактагы идарә рәисе, шулай ук район тарихында тирән эзле җитәкче Расих Мөхәммәт улы Галимов белән бер командада эшләгән елларын икесе дә зур горурлык белән хәтерлиләр. Ранис Нурхәниф улы тәүге көннәрдән үк яшьләр белән эшләүне активлаштыра: урындагы клуб фойесын спорт залына әверелдереп, биредә милли көрәш, дзюдо, волейбол, кул көрәштерү һәм башка түгәрәкләр эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. Көрәшчеләрне әзерләүче тренер вазыйфасына сабан туйлары батыры булып танылган Таһир Мөстәкыймовны тәгаенләп тә ялгышмыйлар. Биредә актив шөгыльләнгән үсмер егетләр җиңү арты җиңүләр яулап, спорт мастерлыгына кандидат, спорт мастеры нормативларын үтәде, бертуган Акчуриннарның берсе Олимпия резервы командасы әгъзасы да булып торды. Шушы егетләрдән Нәүфәл Янбухтин, Радик Шәрәфетдинов, Фаил Исхаков, Таһир Мөстәкыймов үзе район данын төрле дәрәҗәле ярышларда аклап, исемнәрен данга күмделәр. Башкаланың троллейбуслар депосыннан гамәлдән чыгарылган троллейбус кайтартып, ату тиры оештыруларын Иске Калмаш авылы халкы бүген дә яхшы хәтерли әле. Биредә һава басымы ярдәмендә мылтыктан атарга йөрүче яшьләр агымы өзелмәве дә тәрбияви максатны күздә тотты: чәмләнеп спорт сөйгән үсмерләр арасында тәртип бозулар булмады, өстәвенә, тирә-якта пөхтәлек хөкем сөрде. Гаграда ял иткәндә яшь белгеч Балтыйк буе республикаларының берсеннән партиянең район комитеты рәисе белән таныша һәм анысы үз районнарында һәр совхозда урындагы телевидение оештырулары турында сөйләп кызыктыра. Кайту белән Ранис Нурхәниф улы идарә рәисе белән киңәшләшә һәм тулысынча хуплау таба. Ул чактагы Бөре педагогия институтының кафедра мөдире, соңрак уку йорты җитәкчесе булып китәчәк танылган якташыбыз, сабакташы, баҗасы Салават Усманов ярдәме белән урында телевизион студия коруга ирешәләр. Аның дикторы итеп китапханәче Лүзә Байбакова тәгаенләнә, ә оператор вазыйфасын партком секретаре үз өстенә йөкли. Көн буе төрле участокларда төшерелгән сюжетларны монтажлап, кичләрен эфирга чыгалар. Басулардагы, фермалардагы тынгысыз хезмәтне данлаган, тирә-якның матурлыгын тасвирлаган тапшырулар бик тиз популярлаша бара. Операторның төрле тәртип бозучыларны, исереп йөрүчеләрне төшереп алып, иртән үзләрен чакырып күрсәтүе дә уңай тәэсирле була: бик күпләр хәмер сазлыгыннан арына, гаиләләрдә татулык, иминлек арта. Студия 7 ай гына эшләп өлгерүгә карамастан (аны төрле сәбәпләр аркасында ябарга туры килә), чоры өчен үтә яхшы яңалык була ул. Халык арасында талантларны туплап, төрле ансамбльләр оештырып, сәхнәләрдә зур уңышлар яуланыла. Тәүдә мәктәптә директор урынбасары, артабан авыл Советы башкарма комитеты рәисе булган Дамира Әлтәф кызы Казыйханова белән берлектә авылда район Балалар сәнгать мәктәбе филиалын ачуга ирешәләр. Ул чактагы әлеге мәктәп директоры Фәүзә Гасакирова да бу идеяне күтәреп ала һәм бергәләп мәдәният министрлыгына тәкъдим белән барып, Уфадан бу юнәлештә белгеч бүленүенә ирешәләр. Мәктәп филиалында укучы балалар аккордеон, баян, мандолина, тынлы оркестрда уйнарга өйрәнә, төрле бәйгеләрдә җиңүләргә ирешәләр. Балалар коллективы 1983 елда район смотры лауреаты булып таныла. Әлбәттә, болар партком секретаре Ранис Баяновның бер караңгыдан икенчесенә кадәр дәвам иткән күпкырлы эшчәнлегенең берничә юнәлеше генә әле: саный китсәң, алар бик күп һәм барысы да чоры өчен үтә файдалы һәм кирәкле дә булуы бәхәссез. Тарткам атка йөкне күбрәк төйи- ләр бит: алты елдан соң Ранис Нурхәниф улына “Авангард” колхозы идарәсе рәисе камытын кидерәләр. Үзгәртеп кору еллары башланган 1986 елда колхоз биләмәсе белән таныша башлаган икенче көнендә үк фермасында бер баш мал да калмаган бер авыл халкы яшь идарә рәисенә хуҗалык әгъзалыгыннан чыгу дәрәҗәсенә җитүләре турында белдерә. Комсомолда бергә эшләгән дусты, хәзер инде “Правда” хуҗалыгы идарәсе рәисе Рамил Наил улы Хәбиров, “Волга” колхозы партия оешмасы җитәкчесе Рәфил Әрдәширов белән бергәләп алар икенче көнне үк Свердловск өлкәсенә юнәләләр. 30 градус суыкта ул чактагы гади “Нива” автомашинасында бу төбәккә сәфәр эзсез калмый: биредә студент елларында бергә укыган сабакташы ярдәмендә ике ай дигәндә теге буш фермаларга кара-чуар токымлы яшь маллар кайтарып тутырыла. Әкренләп эш алга китә, техника яңартыла, уңыш та күтәрелә бара. Инде авылда кадрларны беркетү өчен тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту мөһимлеге көнүзәк итеп куела. “Кызыл Октябрь”дә эшләгәндә үк Расих Галимовтан өйрәнгән яшь эшче кадрларны, белгечләрне авылга беркетү максатында торак төзелешендә ярдәм итү киң кулланылса да, йортларны газ ягып җылытуга күчерү өчен күп эшлисе була әле. Тагын дусты Рамил Хәбиров ярдәмгә килә: ул инде проектлар эшләтеп, өлкә һәм ил күләмендә раслатуга ирешкән була, ә Ранис Нурхәниф улы булган лимитка тиз арада өстәмә проектлар эшләтүгә ирешә. Газ кертү буенча урынбасар вазыйфасына көчле җитәкче, зур тәҗрибәле Баттал Якуповны тәгаенләп, эшне кызулатып җибәрү дә нәтиҗәле була: “Авангард” авылларында районда беренчеләр исәбендә йортлар да, обьектлар да газ челтәренә тоташтырыла. Ә бит болар һәммәсе дә илебез корылышы тамырдан үзгәргән, төрле хәл-вакыйгалар көнләп түгел, сәгатьләп яңарган чорда бара. Ул мәлдә җитәкчедән новатор да, көчле менеджер да булу сорала. Элеккечә дәүләт заказларын үтәү, тулысынча дәүләт субсидияләвенә ирешү юкка чыга, арытаба яшәп калу, халыкны тукландыру өчен тәү чиратта җитештерелгән продукцияне отышлы итеп сата белү дә таләп ителә. Менә шундый осталыгы өчен 1995 елда аны районыбыздагы авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм аның сыйфатын билгеләү инспекциясенең баш инспекторы итеп тәгаенлиләр. Бу эшчәнлек җайлана төшкәннән соң 1998 елда аңа ветеринарбактериология лабораториясе директоры камытын кидерәләр. Һәр вазыйфада да үзен яхшы җитәкче итеп күрсәткән Ранис Нурхәниф улы 2005 елдан алып районның хезмәт ияләре хокукларын яклау буенча хезмәт бүлеген җитәкли. Заман башка – заң башка, дигәндәй – үзгәртеп кору тәэсире яшь буын сәламәтлегендә дә чагылыш тапмый калмый, әлбәттә. Хезмәт бүлеген җитәкләгән чорда бер үк вакытта хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзасы да булып торган Ранис Нурхәниф улын авыл биләмәләреннән булачак солдатлар арасында бик азларының гына тулысынча сәламәт булуы проблемасы борчый. Шушы фикерләрен ул чактагы район җитәкчеләренә дә җиткереп, авыл яшьләрен спортка җәлеп итү мәсьәләсен күтәреп чыга, андый мөмкинлек булса, аерым спорт түгәрәкләрен үзе җитәкләргә дә теләк белдерә. Яше тулып, хаклы ялга туктаган 2008 елда аңа районыбызда велоспорт секциясен оештыруны йөкләтәләр һәм шул көннән башлап анда, кем әйтмешли, икенче сулыш ачыла. Төрле авыллардан җыелган талантлы үсмер егет һәм кызлар, ныкышмалы күнекмәләрдә чыныгып, җиңү арты җиңүләр яулый башлый. Гади, артабан тау велосипедлары урынына чын ярыш велосипедлары алына, махсус киемнәргә ия булалар. Тәүдә район, төбәк ярышларында гына осталык күрсәткән яшь спортчылар республика, ил күләмендә танылалар, дөньякүләм бәйгеләрдә дә призлы урыннар яулый башлыйлар. Дистә ел ярым эчендә хәзер инде республикабызның атказанган тренер-укытучысы дигән югары исемгә ия Ранис Нурхәниф улы бик күп спорт мастерлыгына кандидатлар, спорт мастерларына, төрле дәрәҗәле ярышлар чемпионнарына фатиха биргән остаз булып та танылды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә аңа теләп йөрүче укучылар саны арта барды, районда велоспортны үстерү өчен күп эшләнелде. Бүген Ранис Нурхәниф улы велоспорт буенча дөнья һәм Европа беренчелеге призерлары Александр Борисов, Айгөл Гәрәева һәм башкалар, илебезнең олимпия резервында торган Рөстәм Иргалиев һәм башка спортчылар белән чиксез горурлана. Әле дә Семилетка поселогында һәм Юмаш авылында ул талантлы үсмер малай һәм кызларны зур җиңүләр юлыннан тайпылышсыз әйдәп бара. Ранис Нурхәниф улы бүген Юмаш авылында урындагы үсмерләр белән шөгыльләнә, күрше Дүртөйле районына караган Семилетка авылындагы түгәрәгенә дә Чакмагыш егет һәм кызлары теләп йөри. Аларның ирешкән казанышлары да ярыйсы ук җыела инде. Кем белә, арада булачак республика, илбез чемпионнары, Европа, дөньякүләм ярышлар призерлары да юк түгелдер... Ранис Баяновның өлгеле гаилә башлыгы, яхшы әти һәм үрнәкле картәти булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Сөекле гомер юлдашы Рима Тимерҗан кызы белән корган оҗмах почмагы кебек йорт-җирләрендә бәхет, татулык, бәрәкәт хакимлек итә, дус-туганнар гына түгел, һәр кешегә дә йөзләре өчек үзләрнең. Матур гомер үрен әнә шулай каршы ала Ранис Нурхәниф улы. Аңа киләчәктә дә гел уңышлар гына юлдаш булсын, яңа идеяләре һәрчак тормышка ашсын, ә ул тәрбияләгән үсмер егет һәм кызлар яңадан-яңа казанышлары белән сөендерсен. Вадим Васильевич Соколов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры: –Ранис Нурхәниф улы – уникаль шәхес. Андагы идеяләргә, ныкышмалылык, максатка омтылучанлык сыйфатларына сокланып бетә алмыйм. Ул һәр кеше белән уртак тел таба белә, рухландыра, канат куя, көч-дәрт өсти. Гади авыл малайкызларында талантлы спортчыны тоемлау өчен нәкъ аның кебек булырга кирәктер һәм аның кебек ул балалардан чемпионнар әзерли белү өчен зур хезмәт салырга кирәк булуын барыбыз да яхшы теләбез. Аңа барыннан да элек какшамас ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар, бәхетле озын гомер телим. Расих Мөхәммәт улы Галимов, элекке “Кызыл Октябрь” колхозы идарәсе рәисе, хезмәт ветераны: –Безнең бердәм тырыш, эшчән командабызда Ранис Нурхәниф улы Баянов иң-иңнәрнең берсе булды. Басу-кырларда эшләүчеләрне яңа уңышларга рухландырып, шул ук вакытта аларның ял вакытларын да файдалы шөгыльләрдә оештырып, яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп, көрәшчеләр клмандасының республика күләмендә танылуына китерде, ату тиры оештырып, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында да дисциплинаны ныгытты. Саный китсәң, аның эшләре, башлангычлары күп җыела. Шул чордагы активлыгын бүгенгә кадәр югалтмавы, әле дә яшь райондашларны спорт җиңүләренә рухландыруы сокландыра да, горурлык хисләре дә уята. Мин аңа ихлас йөрәктән киләчәктә дә шундый булып калуын теләр идем. Рамил Наил улы Хәбиров, элекке “Правда” хуҗалыгы идарәсе рәисе, фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе, “Карагай” чаңгы базасы җитәкчесе: –Ранис Баянов белән без фикердәшләр, теләктәшләр, хезмәттәш коллегалар, гомерлек дуслар булып яшибез. Комсомолда да, партия-хуҗалык эшчәнлегендә дә, хәтта спортта да омтылышларыбыз уртак безнең. Чәмле, ныкышмалы, тәвәккәл, бар эшкә дә кыю алынучы останың бүген дә сафта булуы белән горурланып бетә алмыйм. Мин аның киләчәктә дә шулай яшь райондашларга өлгеле остаз булып калачагына ныклы ышанам, аңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим. Азамат Гыйззәтуллин, УЗИ табибы, Уфа шәһәре: –Безне, ул чактагы 12-13 яшьлек авыл малайлары һәм кызларын, бер секциягә туплап, Ранис Нурхәниф улы спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итте. Аннан алдагы тормышыбызда кирәк булачак бик күп сабаклар алуыбызга чиксез шатбыз. Ул безне тәртипле булырга өйрәтте, максатка омтылучанлык, алга куйган биеклеккә ирешмичә туктамау кебек сыйфатлар тәрбияләде. Спортчы буларак, зур уңышлар яулый алмасам да, тормышта үз урынымны таба алуымда, һичшиксез, аның өлеше зур. Киләчәктә дә Ранис абыебыз турында гел яхшы хәбәрләр генә ишетербез, дип өметләнәм. Айгөл Гәрәева, велоспорт буенча Русия җыелма командасы әгъзасы, мәртәбәле бәйгеләр җиңүчесе: –Мине, гади авыл кызын, шундый биеклекләр яуларга канатландырган хөрмәтле Ранис Нурхәниф улы Баяновка рәхмәтләрем чиксез. Барыбызга да үтемле сүзе, изге киңәшләре көч бирде, чәм өстәде, дәртләндереп җибәрде. Әле дә ул һәрчак минем белән бәйләнешне өзми, җиңүләремә үзенекедәй сөенә, ихлас киңәшләр бирә. Уйла[1]вымча, якташларым арасында аның кул астында тәүге адымнарын башлаган яшь спортчылар арасында зур уңышларга ирешәчәк талантлар күп әле. Кадерле остазыма мин бары тик уңышлар гына телим.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас