

“Сәламәтлек әлифбасы” спорт чарасы үз эченә балаларны физик яктан үстерүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уен элементларын һәм аларның акыл сәләтләрен һәм күзаллауларын үстерүгә юнәлдерелгән интеллектуаль уен элементларын берләштерә. Физик активлыктан интеллектуаль эшчәнлекне вакыт-вакыт үзгәртү, һәм киресенчә, балаларга уенга тирәнрәк чумарга, кызыксынуны югалтмаска мөмкинлек бирә. Уен формасында катнашучылар сәламәтлеккә бәйле барлык төшенчәләр белән таныштылар. Балалар ике командага бүленеп, сәламәтлек әлифбасын өйрәнергә сәяхәткә юлландылар. Чарада катнашучылар җитезлектә, төгәллектә, тизлектә көч сынаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кечкенәдән балаларны команда уенына һәм эшчәнлегенә өйрәтү мөһим. Егетләр һәм кызлар бу мәсьәләне уңышлы үтәделәр. Чара дуслык атмосферасында узды. Ярышлар ике команда арасында барса да, нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Сәламәтләндерү эффектыннан тыш, катнашучылар мондый чаралар яхшы кәеф булдырыруга, бердәмлеккә ярдәм итүен аңладылар. Барлык теләге булучылар спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше чараларын үткәрүдә һәм популярлаштыруда актив катнаша ала.