ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 февраль 2023, 06:50

Муниципаль район Советының чираттагы утырышы

9 февральдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының бишенче чакырылыш Советының чираттагы егерме икенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, район хуҗалыклары, предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина ачты һәм алып барды.

Муниципаль район Советының чираттагы утырышыМуниципаль район Советының чираттагы утырышы
Муниципаль район Советының чираттагы утырышы


Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды.
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең 22 елдагы эшчәнлеге һәм муниципаль районның узган елдагы социаль-икътисади үсеше йомгаклары турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2022 елдагы эшчәнлеге турында.
3. 2022 елда Русия Эчке эшләр бүлеге министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары турында.
4. Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең эшләр идарәчесе мәгълүматы.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында Республика Башлыгының Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Мөрәҗәгатьнәмәсе положениеләрен тормышка ашыру планын раслау турында.
Беренче мәсьәлә буенча сүз алып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев 2022 елда муниципаль район хакимиятенең эшчәнлеге һәм районыбызның социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштырды.
Үз чыгышын ул: “Илебез җиңел булмаган чор кичерә. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбызга ярдәм итү максатында район халкы берләште. Кызганычка каршы, Ватан алдында изге бурычларын үтәгәндә, батырлык өлгеләре күрсәтеп, өч якташ егетебез һәлак булды. Аларның истәлеген бер минут тын торып хөрмәтлик”, – дип башлады. Дәвамы: киләсе санда.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас