+28 °С
Болытлы
“Әле күптән түгел Чакмагыш районы сөт саву буенча республика рекордын куйды: тарихта беренче тапкыр район терлекчеләре тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерде. Бу күләм 220 меңнән артык кешене сөт ризыклары белән тәэмин итү өчен җитәрлек”, – ди муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү буенча проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.