ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 февраль 2023, 10:15

Укытучы – изге һөнәр иясе

Русиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында Калмашбаш авыл китапханәсендә “Укытучы, остаз, иҗатчы” дип аталган күркәм чара оештырылды.

Укытучы – изге һөнәр иясеУкытучы – изге һөнәр иясе
Укытучы – изге һөнәр иясе


Хөрмәтле хезмәт ветераннары укучыларны үзләре белән таныштырып үтте, педагог эшчәнлеге турында сөйләде, һөнәри осталыклары белән уртаклашты. Рус теле һәм әдәбияте укытучысы Мәйрүзә Янгир кызы Насырова үзе иҗат иткән шигырьләрне укып ишеттерде. Аларның күбесе республикада нәшер ителгән “Топар”, “Мәгариф” журналларында дөнья күргән.
Чара кунакларына шулай ук “Гобелен” рамкасында кул белән туку буенча мастер-класс күрсәтелде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас