

Мобилизация буенча чакырылган һәм үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максаты белән районда штаб оештырылып, хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр җыю турында игълан ителгәч тә, бик күпләр ярдәмгә ашыкты. Бу игелекле эш тукталып тормый. М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында посылкалар һәм гуманитар ярдәм җыю даими алып барыла.
Кичә, 9 февральдә, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен посылкалар һәм алар үтенече буенча тупланган көндәлек-кирәк яракларны җыеп җибәрү оештырылды. Яугирләрнең туганнары-якыннары китергән посылкалардан тыш, анда Чакмагышта һәм авыл җирлекләрендә яшәүче якташларның, шәхси эшкуарларның, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма-учреждение коллективлары хезмәткәрләренең күңел җылысы һәм кайнар сәламнәре кушылган күчтәнәчләр һәм кирәк-яраклар да җыелды.Районның мәрхәмәтлелек фонды акчасы хисабына һәм игелекле яҡташларыбызның матди ярдәме белән тепловизорлар сатып алынды. Игелекле-шәфкатьле райондашларның күп булуы сокландыра һәм горурлык хисләре уята.
(Бу хакта гәзитебезнең алдагы санында дөнья күрәчәк материалда тулырак мәгълүмат алырга була).