+24 °С
Яңгыр


Гермина Ринат кызы Әлимголова Аблай авылында матур гомер кичерә. Тормыш иптәше Фидан Тахир улы Арсланов белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. “Өч кызым белән камыр ашлары пешерергә яратабыз. Улым хуҗалыкта ярдәм итә”, – ди ул. Гермина Әлимголованың кулларыннан гөл тама. Авыл тормышын яратып, хуҗабикә булуыннан ямь табып яши ул.