+24 °С
Яңгыр


Чара кысаларында, булачак абитуриентлар УДНТУның уку бүлекләре һәм белгечлекләре турында тулы мәгълүмат, кабул итү үзенчәлекләре һәм университетта укыту процессы белән танышты.
Уфа дәүләт нефть техник университеты Башкортстанда федераль статуска ия булган бердәнбер университет. Моннан тыш, УДНТУ “Газпром” һәм “Роснефть» компанияләренең төп партнеры. Уку йорты бөтен Русия рейтингында алдынгы урыннарны били, абруйлы халыкара рейтингына да кертелгән.