ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 февраль 2023, 04:40

Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15нче февраль көненнән соң нәкъ 34 ел вакыт узып киткән. 15нче февраль Русиядә интернационалист яугирләрне искә алу көне итеп үткәрелә. 

Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебезӘфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез

Балалар иҗат йорты коллективы шушы датага багышлап “Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез” дип аталган концерт оештырды. Анда хөрмәтле әфган сугышы ветераннары Җәвит Хәниф улы Хәбибуллин, Салават Мөнәвир улы Бәдретдинов,  Җәүһәт Җәүдәт улы Хәсәнов, Фәвәрис Фәнзүл улы Шәрифуллин, Хәлил Гали улы Имаев һәм мәктәп укучылары чакырылды.

Чара бәләкәй кыз-малайлар башкаруындагы “Детки-конфетки” бию номеры белән башланды. Артабан тамашачылар игътибарына Әфганстан турында презентация күрсәтелде. 

Балалар иҗат йорты директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова чарага җыелучыларны сәламләп, котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

 Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тын торып  искә алды.

Чара дәвамында Балалар иҗат йорты укучылары Илнур Миңнекәев, Әлфия Бәйрәмова, Диана Хуҗина, Алия Галиева, Юлия Кашапова, Искәндәр Акчурин, Арыслан һәм Альяна Шәймөхәммәтовлар, Данияр Мөхәммәдиев, “Аккорд” вокаль ансамбле, өстәмә белем бирү педагогы Айсылу Такыянузова башкаруындагы шигырь һәм җырлар,  өлкән төркемнең заманча бию номеры белән чыгышлары Әфган сугышында катнашучыларның һәммәсенең дә батырлыгына хөрмәт билгесе булып яңгырады. Мәктәп укучылары   ветераннарга  үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырды. Әфган сугышы ветераны Җәвит Хәниф улы Хәбибуллин аларны  яхшы укырга, егетләргә хәрби хезмәт үтәргә чакырды һәм туган илебезне саклау һәр ир-егетнең мөкаддәс бурычы булуын билгеләде.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы чәй табыны артында тәмамлады. 

 

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнүебез
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас