ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
14 Февраля 2023, 11:40

Гаилә парлары көч сынашты

  Бүген, 14 февральдә, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә гаилә командалары катнашлыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте. Анда 18-34  (VI баскыч), 35-49 (VII, VIII баскыч, сайлау буенча), 50-70 яшьләрдәге һәм аннан өлкәнрәк (ІХ-XI баскыч, сайлау буенча) ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашты.  

Гаилә парлары көч сынаштыГаилә парлары көч сынашты
Гаилә парлары көч сынашты

 

Парлар комплексның 8 нормативын тапшырдылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярыш барышында катнашучылар   физик әзерлекләрен, көчләрен, җитезлекләрен, сәләтләрен сынап карый алдылар. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә һәм 1, 2, 3нче урыннарны алучыларга Грамоталар тапшырылды.

  Үз яшь категориясендә җиңгән – 1нче урын яулаучы спортчы парлар  “Башак” кафесына сертификатлар белән бүләкләнде. Чакмагыш кулланучылар җәмгыяте бүген кичке 18.00да аларны  кичке аш әзерләп көтәчәк.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас