

Әлеге истәлекле дата уңаннан районыбызның “Игенче” гәзитендә таулар илендә барган шушы сугышта катнашучы якташлар турындагы хәтирәләрне барлау, яугирләр турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплау максаты белән конкурс оештырылган иде. Район мәгариф бүлеге җиткчелеге тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле булган бу чараны хуплап каршы алды. Конкурска район мәктәпләре актив кушылды. Аны оештыручыларга укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре, тикшеренү эшләре, якын кешеләр турындагы инша-язмалары тапшырылды. Локаль конфликтларда катнашучыларны искә алу көне алдыннан әлеге иҗади эшләрне башкаручы укучылар музейда үткән чарага чакырылды. Анда гимназиянең 6 а сыйныфы һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенең унынчы сыйныфлары укучылары катнашты.
Тәүдә музей җитәкчесе Ләйсән Хәлимова үсмерләрне Әфган сугышы тарихы белән таныштырып, анда катнашкан якташларыбыз турында сөйләде. Бәйгене оештырган, якташ яугирләр турындагы китаплар авторы, озак еллар дәвамында район гәзите редакциясендә хезмәт салган журналист Рәзифә Сәхапова конкурста катнашкан укучыларга һәм аларның укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара барышында гимназиянең 6 а сыйныфы укучылары Азалия һәм Ралина Гарифуллиналарның җитәкчеләре Эльвина Ильдар кызы Яхина белән яугир якташыбыз Рифгать Гәреев турында төшерелгән видеофильмы күрсәтелде, кызларның бу хактагы чыгышлары тыңланды. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Вәлияр Васильев, Элина Гыйләҗева, Тимур Гыйләҗев һәм Радмир Солтанов укытучылары Флидә Фәнил кызы Галләмова җитәкчелегендә интернационалчы якташларыбыз турындагы материалларны ничек җыюлары турында сөйләде, үз иҗади эшләре белән таныштырды.