ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 февраль 2023, 06:35

Аның рухы мәңге күңел түрендә сакланыр.

Уйламаган җирдән кинәт кенә Син юк булдың гомер көземдә.

Аның рухы мәңге күңел түрендә сакланыр.Аның рухы мәңге күңел түрендә сакланыр.
Аның рухы мәңге күңел түрендә сакланыр.

Якын кешеңне мәңгелеккә югалтудан да авыррак кайгы юк икән. Газиз тормыш иптәшем, акыллы киңәшләрен бирүче яраткан әтием Флүр Рифгать улы Макуловны югалтуга да 1 ел үтеп китте.Ул Иске Калмаш авылында туып үсеп, хезмәт елларында нефть кудыру станциясенең элемтә бүлегендә олы хөрмәткә лаеклы хезмәткәр, үз эшен яхшы белүче, төгәллекне яратучы белгеч булды. Авылда күп эшләр уртасында кайнап йөрде кадерлебез. Искиткеч сабыр, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, гаиләсенә ныклы терәк-таяныч булды. Аның янында без үзебезне ышанычлы тоя идек. Аның шулай суга баткандай юк булуына һич ышанып бетә алмыйбыз.Үзе салып кергән, оҗмах кебек йортыбызга, бер көнне кара кайгы килеп ишегебезне какты. Заманыбызның мәкерле чире тормыш иптәшемне, әтиебезне кыска гына вакыт эчендә үз куенына алды һәм мәңгелеккә күзләрен йомдырды. Бу безнең өчен күтәрә алмаслык авыр, кара көннәр, юксынулар, сагынулар алып килде. Көннәр үткән саен аны сагынуыбыз көчәя  генә бара. Синең белән гомер кичкән еллар бер мизгелдәй үтеп киттеләр, дигән уйлар һәрвакыт янәшәмдә булыр.

Олы кайгыбызны үзләренекедәй күтәрешкән, безгә терәк-таяныч булган, соңгы юлга озатуда ифрат зур ярдәм күрсәткән барлык туганнарыбызга, авылдашларыбызга, мәктәп коллективына, күршеләребезгә, аеруча бергә эшләгән иптәшләренә рәхмәт белдерәбез. Шушы тату, ярдәмчел хезмәттәшләре кадерлебезне югалту кайгысын беренчеләрдән булып уртаклашты, матди һәм рухи ярдәм күрсәтте, соңгы юлга озату мәшәкатьләрен дә үзләре башкарды. Илмир Альфред улы Еникеев җитәкләгән бу бердәм коллективка (хаклы ялда булсалар да, ярдәм кулы сузучыларга да) ихлас йөрәкләребездән рәхмәт белдереп, исән-сау, кайгы-хәсрәт  күрми яшәүләрен телибез. Алтын куллы кадерлебез спорт белән шөгыльләнүне зур максат итеп куярга омтылды. Ә инде соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруы Флүремнең уй-хыялларын исбат  иткән кебек. Спортның күп төре буенча шөгыльләнүчеләр саны Иске Калмаш авылында елдан-ел арта бара, ә гаиләләре белән тартылучыларның күбәюе  бигрәк тә куанычлы күренеш.

4нче февраль көнне үткәрелгән хоккей буенча турнир шуны азсызыклап тора. Авылыбызда төрле чараларга атап спорт ярышлары, төрле турнирлар үткәрү инде хәтсез еллар матур традициягә әйләнде. Монда, әлбәттә, актив җәмәгатьче, спорт өчен янып-көюче, олысы-кечесе белән уртак тел таба белүче, олы ихтирамга лаек, авылыбызның старостасы Илфат Финат улы Хаҗиевның өлеше әйтеп бетергесез зур. Спорт сөюче гаиләдә үскән Илфат, үзен тик яхшы ягы белән генә күрсәтеп,тирә-юньдәгеләргә бар яклап та үрнәк булып тора.  Бу көнне дә билгеләнгән сәгатькә  хоккей таяклары тотып, яшь спортчыларыбыз күптән түгел генә ачылган заманча боз мәйданчыгына җыелдылар. Арада мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә һәм уллары белән бергә хоккей таяклары тотып килүче әтиләр дә бар иде.
Уенда 6  команда көч сынашты. Турнир дустанә мөгалләмәдә, әмма спорт рухында бик киеренке барды. Яшьләрнең мавыктыргыч уенын көярмәннәр белән сөенеп карадык.Бу ярышның кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез Флүр Рифгать улы Макуловның якты истәлегенә багышлап уйналуы безнең күңелләребезгә бигрәк якын булды. Ә инде үзе 40 елдан артык эшләп киткән коллективы турнир үткәрү инциативасын яклау гына түгел, матди ярдәм итеп үз өлешен дә кертүе бигрәк тә күңелебезгә якын булды.
Мәрхүмнәрнең истәлегенә авылда спорт уеннары оештыру – бер яктан,  спортка ярату хисе тәрбияләү, ә икенче яктан – үсеп килүче яшь буынга тәрбияви рухи көч бирүенә ышаныч тудыра. Авылдагы үткәрелгән спорт уеннарының нәтиҗәле үзбиеклегендә үтүе  Иске Калмаш урта мәктәбендә күп еллар дәвамында спорт, физкультура үзбиеклегендә оештырылуның нәтиҗәсе ул. Шушы үткәрелгән матур спорт чаралары мәңгелеккә арабыздан киткән газиз кешеләребезнең дә рухларын шатландырыр, дигән изге  теләкләрдә калабыз. Авылыбызда шундый оештыручыларыбыз, ярдәмчеләребез, спортчыларыбыз булганда мондый матур традицияләр дәвам  итәр әле, дип ышанам.

 

Яшьләргә манчылган сагышларым белән сине эзләп, сине юксынып: гаиләң һәм барлык туганнарың.

 

Аның рухы мәңге күңел түрендә сакланыр.
Аның рухы мәңге күңел түрендә сакланыр.
Автор:Альбина Макулова, Иске Калмаш авылы.
Читайте нас