

Әйе, күпме яралар, югалтулар алып килгән шушы афәт. Күпме аналар балаларын югалткан, күпмеләре туган җиренә, йортына әйләнеп тә кайта алмаган. Йөрәк яралары, язмыш әрнүләре....
Шушы вакыйгага бәйле, район үзәгендә, авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә , мәктәпләрдә төрле чаралар, очрашулар оештырдылар. Күркәм гадәт буенча Чакмагышта бу чара яүгир әфганчыларга багышланган һәйкәлгә канәфер чәчәкләре салудан башланды. Хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров ут-су кичкән яугирләрне совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгы белән тәбрикләде. Бераз тарих битләренә күз салганнан соң, ул изге теләкләрен җиткерде.
Бу вакыйга турында тулырак “Игенче” гәзите битләреннән укып белерсез