

“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хезмәтчәннәренең 2022 елдагы эшчәнлек буенча еллык гомум җыелышы гимназиянең тамаша залында хуҗалык әгъзаларының күмәк катнашлыгында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны вакытлыча идарә рәисе вәкаләтләрен дә башкарган хуҗалыкның баш зоотехнигы Ранис Рәмзил улы Мәгалимов ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә куелган мәсьә ләләрне карауга күчкәнче тәүдә хуҗалык елы барышында арадан мәңгелеккә киткән элекке әгъзалар истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр, артабан төрле сә бәпләр белән эштән туктап, әгъза лыктан чыкканнарның, яңа әгъза лар булып эшкә керешүчеләрнең гаризалары җыелыш тарафыннан хуплап расланылды. Сәламәтлеге торышы буенча хуҗалык идарәсе рәисе, Башкорт станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гый лемханов узган елдагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштыруны идарә рәисе вәкаләтләрен вакыт лыча башкарып килгән яшь белгеч Ранис Мәгалимовка ышанып тап шырды. Чыгыш ясаучының һәр тармак буенча хәлләрне яхшы белүе күз гә ташланып торды. Ул ирешелгән күрсәткечләрне, юл куелган җитеш сезлекләрне санап үтте, җибәрел гән хаталар өстендә эшләү юлла рын тәкъдим итте, финансикътисади хәлне тагын да яхшырта төшү юл ларын билгеләде. “Заря” кооперативында узган хуҗалык елында барлыгы 206,8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу исә алдагы 2021 ел күрсәткечен нән 12,8 миллион сумга артыграк, ягъни үсеш 106,6 процент тәшкил итә. Аеруча бөртекле культуралар уңышы куандырган: 2021 елдагы 40603 центнер урынына былтыр 81598 центнер ашлык суктырып алуга ирешелгән, үсеш 201 процент. Көнбагыш уңышы да куандырган, ул да 2021 елдагыдан (1600 центнер) 145,1 процентка артыграк, ягъ ни2322центнер җыелган. Әлбәт тә, ашлык культураларының уртача уңышы да югары: бөртеклеләр һәр гектардан 38,9ар центнер, көн багыш – 23,2шәр центнер төшем биреп сөендергән. Чыгыш ясаучы бу җәһәттән тырышлык салган ме ханизаторлар, водительләр, белгеч ләрнең хезмәтен анализлады, һәр кайсының күпме эш башкаруын атады, техника ремонтлау, ягулык майлау материалларын янга кал дыру аркасында күрелгән зыян һәм алынган табыш күләмнәрен барла ды, ашламалар кертү, гербицидлар белән эшкәртү, корткычлар белән көрәш һәм башка эшләрдә уңган лык күрсәтүчеләрне мактап телгә алды. Басулыкта шулай ук мал азыгы әзерләүгә дә зур игътибар юнәлте лүгә тукталды. Аны җитәрлек кү ләмдә хәстәрләгәннәр, сыйфаты да ярыйсы гына. Ләкин шулай да терлекчелектә бүген сизелерлек уңышлар белән мактана алмыйлар әле. Сөт һәм ит җитештерү буенча күрсәткечләре уртача райондагы дан да, алдагы еллардагыдан да әлегә түбәнрәк булуның сәбәбен анализлап, бу җәһәттән башкары ласы эшләр аталды, тырышлыкны бергәләп арттырырга һәм продукт бирүчәнлекне дә күтәрүгә ирешер гә, дигән максат билгеләнде. Бу юнәлештә дә һәр савучы, бозау караучы, терлекче, зооветбелгеч ләрнең эшчәнлеге анализланды, юл куелган хаталар, җитешсезлекләр барланды, алардан арыну юллары күрсәтелде. Гомумән алганда, икътисади күр сәткечләре начар түгел. Хуҗалыкта табыш алу, рентабельлелек, җитеш тергән продукцияне сату хаклары буенча алга китеш күзәтелә, таза активлары да, уртача хезмәт хак лары да арта төшкән. Төрле фонд ларга түләүләр кертүләре дә, са лымнар буенча исәпләшүләре дә, кредитларны каплата барулары да уңай тенденциягә ия. Хуҗалыкны тагын да нәтиҗәлерәк алып бару өчен субсидияләр алу, техника һәм корылмаларны яңарту, капитал салу күрсәткечләрен арттыра бару таләп ителә. Боларның һәммәсе дә ирешелерлек, бары тик тырышлык ны арттыра барырга гына кирәк. Төп докладчының чыгышын баш агроном Азат Фидрат улы Гайсин, бригадир Марат Рәшит улы Ка зыйханов та тулыландырды, алда яңгыраганнарга өстәмәләр кертте, шулай ук нәтиҗәлерәк эшләү юл ларын ничек күрүләре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Артабан баш икътисадчы Зиль фера Фәһим кызы Гыйльванова узган елга күзәтчелек советының, баш бухгалтер Рузилә Фидай кызы Латыйпова – финансхуҗалык эш чәнлеге хисаплары белән таныш тырды. Идарә рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов сүз алып, хуҗалыкны озак еллар дәвамында төрле чор ларда җитәкләп баруында үзенә ышаныч күрсәтүләре, шул еллар эчендә бөтен тырышлыкларын са лып, теләктәшлек белдерүләре өчен хуҗалык әгъзаларына ихлас йөрәктән рәхмәт белдерде һәм сәламәтлеге торышы буенча үзен бу вазыйфадан азат итүләрен үтенгән гаризасын канәгатьләндерүләрен сорады. Җыелыш аягүрә басып алкышлап, аны лаеклы ялга озатты. Артабан яңа идарә рәисен сай лауга күчтеләр. Чыгыш ясаганда күпләр Зәбир Фәнил улының хез мәтенә олы бәһа бирделәр, аның яңа рәискә киңәшче булып кала чагына ышаныч белдерделәр һәм барысы да әлеге вазыйфада яшь һәм тырыш җитәкче Ранис Рәмзил улы Мәгалимовны күрергә теләү ләрен белдерделәр. Нәтиҗәдә аның кандидатурасы бертавыш тан хуплау тапты. Яңа идарә рәи се үзенә шундый зур ышаныч йөк ләтелүен аңлап кабул итүе турын да белдерде, һәммәсенә дә рәхмәт җиткерде, сынатмаска, бергәбер гә эшләргә вәгъдә итте. Артабан хуҗалык идарәсенең яңа составы, күзәтчелек советы, баш белгечләр сайлап куелды, агымдагы елга эшчәнлек планы ка бул ителде. Җыелышта катнашкан муници паль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев иң тәү дә гомумрайон күрсәткечләре ара сында зарялыларның да өлешен бәһалап үтте, җыелыштагы чыгыш ларда яңгыраган саннарның ар тында йөзәрләгән хезмәткәрнең алсызялсыз тырыш хезмәте ятуын белдерде, күрсәткечләрне арттыра бару юлларын атады. Озак еллар хуҗалык идарәсе рәисе йөген на муслы тарткан Зәбир Фәнил улы Гыйлемхановка, хуҗалыкның бер ничә уңганына муниципаль район ның Почет грамоталарын һәм Рәх мәт хатларын тапшырды. Ул шулай ук хуҗалыкның элекке рәисенә иң ихлас теләкләрен җиткерде, яңа сайланган рәискә уңышлар теләде. Аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Их санов та зарялыларның икътисади күрсәткечләрен яхшылар исәбендә телгә алды. Шулай ук тырышлык ны арттыра бару мөһимлеген кү тәрде, эшләрендә уңышлар теләде. Җыелышта артабан ел дәвамын да кабул ителгән карарлар расла нылды, төрле гаризалар каралды, идарә утырышлары карарлары хуп ланылды. Яше тулып хаклы ялга чыгучы ларны хөрмәтләп озаттылар, узган хуҗалык елында ярыш шартлары буенча алдынгы урыннар алучылар билгеләнде, хезмәт алдынгылары дәртләндерелде. Яңа көч, яңа дәрт белән зарялы лар яңа хуҗалык елын башлап җибәрделәр. Бердәм тырышлык гел уңышларга илтер, дип ныклы ыша набыз.