ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 февраль 2023, 08:15

Легендар генерал хөрмәтенә

Русия Федерациясе Герое, генерал-майор М. М. Шәйморатовның һәлак булуына 80 ел тулуга багышланган Батырлык дәресе Чакмагыш гимназиясендә үтте.

Легендар генерал хөрмәтенәЛегендар генерал хөрмәтенә
Легендар генерал хөрмәтенә

Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия һәм балалар җәмәгатьчелек берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Ильмира Әрдисламова шушы дәресне ачты һәм алып барды. Иң тәүдә шәйморатовчылар дәрес кунаклары – муниципаль район хакимияте башлыгын Реканс Фәнил улы Ямалеевны, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова һәм гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллинны аягүрә басып сәламләде. Дәрес Ватанны саклаучылар көне алдыннан үз гомерләрен кызганмаган һәм барчабызга да аяз, тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрне искә төшерүдән башланды. Сугыш вакытында бик күпләрнең якыннары яу кырында ятып калып, тирән кайгыларга салган. Сугыш вакытлары турында сөйләүче ветераннар елдан-ел кими, аларның саны күпкә әзәйде. Очрашу “Шәйморатов генерал” җырын тыңлаудан башланды. Кем турында бу җыр? Әйе, батырлыгы һәм кыюлыгы белән даны илгә таралган Миңлегали Шәйморатов турында. Балалар каһарман турында белемнәрен күрсәттеләр, аның биографиясен исләренә төшереп үттеләр. Аның Чара турында тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырсыз

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас