ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 февраль 2023, 10:55

Онытылмый Әфган яралары

15 февраль – Русиянең интернационалист сугышчыларын искә алу көне. 

Онытылмый Әфган яраларыОнытылмый Әфган яралары
Онытылмый Әфган яралары

  Сыйрышбаш модельле китапханәсендә әлеге истәлекле дата уңаеннан “Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара” дип исемләнгән кичә-очрашу үтте. Очрашуга Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан элекке яугир Мансаф Шәйхразый улы Рәхимов һәм авыл мәктәбе укучылары чакырылган иде. Китапханәче Вера Мәгалимова Әфганстандагы сугышчыларыбызның батырлык һәм кыюлык мисалларын китерде,  интернациональ бурычларын намус белән үтәгән якташларыбыз – сыйрышбашлылар: Мансаф Шәйхразый улы Рәхимов, Альберт Дәүли улы Исмәгыйлев, Радик Риф улы Сәлахов, Газинур Җиһанур улы Гафаров турында искә төшерде. Мансаф Шәйхразый улы Әфганстандагы сугыш, хезмәт еллары турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Чарада катнашучылар өчен Сыйрышбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре башкаруында шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкарылды. Әфган сугышында һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар. Чарага “Әфганстан – йөрәк ярасы” дигән тематик күргәзмә  әзерләнде.

Онытылмый Әфган яралары
Онытылмый Әфган яралары
Онытылмый Әфган яралары
Онытылмый Әфган яралары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас