ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 февраль 2023, 11:25

“Вакыт безне сайлады”

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.

“Вакыт безне сайлады”“Вакыт безне сайлады”
“Вакыт безне сайлады”

 

“Вакыт безне сайлады”, – дигән исем астында үтте Тайняш авыл мәдәният йортында әфганчылар белән очрашу. Ул совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 34 ел тулуына багышланды.
Чарага Әфганстан территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яугир-интернационалисталар Салават Мөнәвир улы Бәдретдинов, Илдар Вазыйх улы Хәмидуллин чакырылган иде.
Әфганстандагы сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч, аяусыз булуын андагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шул ут эчендә йөргән әфганчылардан да тулырак итеп башка беркем дә аңлата алмый. Очрашуда әфганчылар яшь буынга күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, хатирәләрен яңартты.
Очрашу бердәмлекне тагын да ныгытты, һәркем дөньяларыбызның тыныч, имин булуын теләде.

“Вакыт безне сайлады”
“Вакыт безне сайлады”
“Вакыт безне сайлады”
“Вакыт безне сайлады”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас