

Митрә-Әюп китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы куркыныч заман чиренә каршы юнәлдерелгән “Тыелган җимеш татлымы?” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде.
Наркотикларның кеше организмы өчен үтә дә зарарлы булуын аңлату, аның турындагы китаплар белән таныштыру – чараның төп максаты булды.
Мәгълүмат сәгате барышында анда катнашучыларга барлык файдалы һәм зарарлы гадәтләр кешенең үзендә «үстерелүе» турында аңлатылды, сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотикларның организмга йогынтысы турында мәгълүмат җиткерелде. Бары тик файдалы гадәтләр генә аерым тәрбия таләп итә, чөнки ул җиңел эш түгел. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен көннән-көн тырышырга кирәк, ә зарарлы гадәтләр чүп үләне кебек тамырларын бик җиңел җибәрә.
Чара ахырында балалар да, өлкәннәр дә “Наркомания – заман чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!” – дигән нәтиҗә ясадылар.