ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
16 Февраля 2023, 14:30

Рәсем конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Агымдагы елның 6нчы февраленнән 15нче февральгә кадәр Яшьләр үзәгендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр бәйгесе оештырылды.

Рәсем конкурсы җиңүчеләре ачыкландыРәсем конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
Рәсем конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Рәсемнәр төрле техникада – оригиналь материаллар да, гади каләмнәр дә кулланылып ясалды. Һәр эш чын күңел биреп, зур мәхәббәт һәм тырышлык белән башкарылды. Эшләр конкурс нигезләмәсендә белдерелгән критерийлар нигезендә бәһаланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Т.Зыязетдинов (Калмашбаш), Башкортстан аграр-технология колледжыннан С.Гарифуллин 1нче урын, Н.Хәбибуллина (Юмаш), И.Гәрәев (Иске Үзмәш) 2нче урын, Э. Сәхипов (Чакмагыш), А.Корбанова (Иске Калмаш) 3нче урын алды. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас