

“Язмышымда – Әфган сугышы” китабы “Игенче” гәзите типографиясендә, аларның тырышлыгы белән 2020нче елда 180 данәдә дөнья күрде. Бу китаплар яугирләрнең үзләренә, әти-әниләренә, мәктәпләр, клублар, балалар бакчаларына бүләк ителде. Барлык әфганчылар, аларның якыннары һәм китапны төзүдә ярдәм күрсәткән иптәшләр һәм үз исемемнән редакция хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт белдерәм. Мәгълүматларны тулыландыруда тарих укытучысы Айсылу Мидхәт кызы Баһаветдинова һәм авылның ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева, хаклы ялдагы китапханә хезмәткәре Лүзә Гайса кызы Байбакованың өлеше зур булды. Кәгазьләрдә генә бөтен кулъязмалар сакланмаска да мөмкин. Ә болай бербөтен итеп җыелган тупланмадагы китапны ачып карарга да уңайлы, озак та саклана. Анда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылыннан Әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәп кайткан яугирләр турында да бәян ителә. Китапта шулай ук Яугирләрнең батырлыгы мәңгелек Зөлфия Сәбгыянова, Иске Калмаш модельле китапханәсе мөдире. әфганчыларның фотосурәтләре, аларның үзләре турындагы хатирәләре, ата-аналары, туганнары һәм якыннарының истәлекләре, әфганчы-яугирләргә багышланган төбәк иҗатчыларының әсәрләре урын алган. Бу китап яшь буынны патриотик рухта тәбрияләүдә кирәкле әсбап булып торыр, дигән ышанычта калам. Китапны төзүдә авылдашым, безнең якташыбыз – язучы-шагыйрә, филолог Резеда Флүр кызы Шакированың хезмәте олы мактауга лаек. Минем китап чыгару турындагы уемны ул шунда ук хуплап каршы алды һәм бу эштә ярдәмләшергә ризалык бирде. Бу китапларны тантаналы рәвештә тапшырып булмады, чөнки кешеләрне күпләп җыярга коронавирус чире тоткарлады. Әмма шатлыкны ничек җыеп ятасың инде – аерым-аерым, берәмләп булса да тапшырырга туры килде. Истәлекле китапларны алганда яугирләрнең, аларның әниләренең, якыннарының хис-кичерешләрен язып кына аңлатырлык түгел иде. Кеше алтын тапса да шулкадәр шатланмас, чөнки аларның батырлыклары, истәлекле фотосүрәтләре киләчәк буын өчен китапта истәлек булып күп еллар сакланачак, аларның батырлыклары белән горурла -начаклар. Әфган илендәге сугыш тарих битләренә һәм безнең күңелләргә мәңгелеккә язылды. Иске Калмаш авылы егете Ирек Әнәс улы Шакиров һәлак булганнан соң “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Батырның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән авылыбызның төзек бер урамына Ирек Шакиров исеме бирелде, ә үзе укып белем алган мәктәптә исемен мәңгеләштереп мемориаль тактаташ ачылды. Авылда Ирек Шакировның якты истәлегенә багышланган мәктәп укучылары, авыл яшьләре арасында ел саен футбол, волейбол ярышлары уздырыла, җиңүчеләр билгеләнелә. Яугирләребезнең даны мәңгелек. Әфганчылар белән әлеге вакытта да элемтә өзелми. Аралашып, очрашып торабыз. Безнең китапханәдә дә Әфган яугирләре белән очрашулар, тематик кичәләр, эзләнүләр даими алып барыла. Алар турында белешмәләр даими тулыландырып торыла. Болгар авылында туып-үскән Марат абый Зәйдуллин турында мәгълүматларым китапта бик аз иде. Мәгълуматлар тулыландырылып бетте, әмма ул 2022нче елда явыз чирдән вафат булды. Марат Рәис улы Зәйдуллин 1967нче елның 28нче октябрендә Чакмагыш районы Болгар авылында туган. 1975- 1978 елларда Болгар башлангыч мәктәбендә 1-3 сыйныфларда белем ала. Аннан 4 сыйныфтан Иске Калмаш урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1985нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, 3 ай “Кызыл Октябрь” колхозында эшли. Шул ук елның көзендә армия сафларына алына. 3 ай әзерлек үткәч, чик буена заставага җибәрәләр. “Барлык предметлардан да гел “5”легә өлгәшкәч, мактаулы заставага эләктем”, – диде Марат абый. Кытай чигендә 3 ай хезмәт иткәч, Термез шәһәренә җибәрәләр. Анда 1 ай әзерлектән соң, Әфган сугышына җибәрелә. Термез десантштурм төркемендә хезмәт итә. 1986 елның 20 июненән 1987 елның 16нчы декабренә кадәр хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Әфган иленнән исән-сау әйләнеп кайта. “СССРның дәүләт чикләрен саклауда батырлык күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнә. Хәзер бу сугыш тәмамлануга да 33 ел вакыт үтеп киткән. Яугирләр сафы сирәгәя бара, әмма аларның батырлыгы мәңгелек, һич кенә дә онытылмый. Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсеннән 18 егет гомерләренең иң матур чагында Әфган илендә хәрби бурычларын үтәделәр, ә 2 яугиребез чит өлкәләрдә яшәп, Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәп, Иске Калмаш авылына яшәргә килеп төпләнделәр. Бүгенге көндә 13 яугиребез исән-сау. Алар төрле якларда яши һәм эшләп йөриләр. Сугыш тарихы – асылда солдатларның каһарманлыгы һәм үлмәс даны турындагы тарих ул. Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышларыннан соң шактый еллар үткән. Әмма Ватаныбыз белән чиктәш илләрдә сугышлар әле дә булса тынмый. Әлеге вакытта барган Украинадагы махсус хәрби операциядә безнең республиканың М. Шәй15 февральдә илебездә интернационалчы яугирләрне искә алу көне үтте моратов һәм А. Достовалов исемендәге батальоннар сугышчылары да Ватанны саклый, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә. Илебез иминлеге – ир-егетләр эше. Чынлыкта Ватаныбыз өчен куркыныч янаганда илебезнең чын ир-егетләре, шул исәптән безнең район, авыл егетләре түзеп тора аламы инде, алар да ил иминлеген сакларга киттеләр. Зур батырлыклар күрсәтеп, даннары районыбызга кайтып тора. Ватаныбызның иминлеген саклаган яугирләребезнең барысына да ныклы сәламәтлек, исән-сау булып, туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Илебез күге аяз булсын, сугышлар тынсын, әти-әниләр кайгы күрмәсен, кайгы-хәсрәт ишек какмасын. Әниләрнең, әбиләрнең күзләре яшләнмәсен, дигән изге теләкләрдә калам.