

Бу чарада муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Үрнәк урта мәктәбе директоры Булат Фәнис улы Хасбулатов, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Үрнәк урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Хәмит кызы Исламова катнашты. Аларның чыгышлары яңгыраганнан соң, артабан сүз Башкортстан дәүләт аграр университеты вәкилләренә һөнәри юнәлеш бирү чарасын оештыручыларга бирелде. Чараның иганәчеләре – бертуган Илгиз Әҗвәт улы һәм Рузилә, Раилә Әҗвәт кызлары Гайсиннар үзләренең укытучылары Айдар Рафаэль улы Мөдәрисовка, Саимә Хәсән кызы Әхмәтшинага һәм Зәүрә Идиятулла кызы Гайнуллинага биргән белемнәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Чарада шулай ук кафедра мөдире Ирина Валерьевна Миронова, доцентлар Юлия Николаевна Чернышенко, Лилия Альберт кызы Зөбәерова, Зөлфия Әсгать кызы Галиева, Эльвира Илдар кызы Ярмөхәммәтова, нефть-техник университеты доценты Азат Әдип улы Нигъмәтҗанов, Уфа тармак технологияләре колледжы ассистенты Оксана Васильевна Крупина да катнашуы аның мәртәбәлелеген арттырды гына. Чараның практик өлешендә мастер-класслар, тәмләп карау тәкъдим ителде, химик тәҗрибәләр үткәрделәр, туңдырма ясау технологиясе күрсәтелде. Очрашу анда катнашкан барлык укучылар һәм укытучыларның күңеленә хуш килде. Бу турыда тулырак “Игенче” гәзите битләреннән укырсыз