ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 февраль 2023, 10:55

Гимназиядә “Аҗаган” уены үткәрелде

Бүген Чакмагыш гимназиясендә район мәктәпләре яшь армиячеләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Аҗаган” республика хәрби-спорт уенының район этабы узды.

Гимназиядә   “Аҗаган”  уены үткәрелдеГимназиядә   “Аҗаган”  уены үткәрелде
Гимназиядә “Аҗаган” уены үткәрелде

Чараны ачу тантанасында район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Ринат Раян улы Ризванов, гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, “Яшь армияче” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Руслан Марсель улы Гыйрфанов, Балалар иҗат йорты педагогы Наил Закарьян улы Һадыев катнашты. Уеннар барышында егетләр һәм кызлар сафта йөрү әзерлеге , “Ватан тарихы битләре”, “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” (беләк көче ярдәмендә идәннән күтәрелү), “Яшь янгын сүндерүче”, пневматик мылтыктан ату, “Санинструкторлар”, автоматны тизлектә сүтеп-җыю, “Гражданнар оборонасы” ярыш-конкурсларында көч сынаштылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Рапат, 2нче урынны Тайняш, 3нче урынны Имәнлекул һәм Иске Бәшир урта мәктәпләре командалары яулады. Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас