ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 февраль 2023, 04:00

Әтием белән горурланам

Әфганстан, исемең шигъри синең, Җырың сихри, кыя ташларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте бик күп якташларым... Әфганстан... 

Әтием белән горурланамӘтием белән горурланам
Әтием белән горурланам

Күңелләрдә яра да, хәсрәт тә син. Аналарның мәңге кайтарып ала алмаслык югалтуы да, солдатларның өзелгән яшьлеге дә, агарган чәчләре дә син... 1979 елда башланып киткән Әфган сугышы илебезнең байтак гаиләләренә хәсрәт китергән. Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган көнгә дә 33 ел вакыт үткән. Сугыш... Нинди куркыныч сүз бу... Әйе, сугыш бер вакытта да үлемсез, күз яшьсез, кан коешсыз булмаган. Әфган сугышы да ватандашларыбызга бик зур кайгылар, югалтулар, күз яшьләре, төзәлмәс йөрәк һәм тән яралары алып килгән. Бу сугышта илебез 15 меңгә якын ир-егетне югалта, меңәрләгәннәре яраланган һәм хәбәрсез югалганнар... Безнең бу саннарны онытырга хакыбыз юк. Әфган сугышында катнашкан яугирләр арасында минем кадерле кешем – әтием Ришат Баһаветдинов та бар. Ул 1969 елның 27 сен- тябрендә Игенче авылында гомер кичергән картәтием белән картәнием гаиләсендә, аларны шатландырып, беренче бала булып дөньяга аваз салган. Әтием 1986 елда Чакмагыш икенче урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Шул ук елны Уфадагы урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Анда бер ел белем алганнан соң хәрби хезмәткә ча- кырыла. 1987 елда Төркмәнстан Республикасының ил чигенә якын булган Кушка шәһәренә хәрби өйрәнүләрдә була. Анда алты ай дәвамында күнекмәләрдә чыныккач, аларың гаскәри часте Әфганстан- га җибәрелә. 1988 елның 16 маеннан 1989 елның 13 февраленә кадәр шушы канкоешлар тукталып тормаган илдә хәрби бурычын үти минем әтием, минометчы булып хезмәт итә. Аның хезмәт вакытын тутырып, туган йортына, әти-әнисе янына исән- имин әйләнеп кайтуы – зур бәхет. Ар- миядән кайткач, техникумда укуын дәвам итеп, аны уңышлы тәмамлый һәм кулына диплом алганнан соң туган җирендә эшли башлый. Әтием күпләргә үрнәк булырлык хезмәт юлын үтә. Егет кешегә җитмеш төр- ле һөнәр дә аз, диләр. Ул бик күп һөнәр иясе. Сеңлем белән мине дә хезмәт сөяргә, эшчән булырга, туган җирне яратырга өйрәтә. Әнием белән әтием үз көчләре белән матур итеп йорт салды, без анда сөенеп, бәхетле яшибез. Әфган җирендә хезмәт иткән вакытлары турында сөйләргә ярат- мый ул, аның уйлары – тыныч тормыш, якты киләчәк турында. Без аның “Сугышчы-интернационалчы- га рәхмәтле әфган халкыннан”, “Батырлык өчен”, “СССР Кораллы Көчләренә — 70 ел” медальләрен кадерләп саклыйбыз һәм горур- ланып карыйбыз. Әйе, иң зур сугышлар да кайчан да булса туктый. Ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Әйе, әтием кебек бу таулар илендә хезмәт иткән солдатлар үз Ватанын яраткан, аны һәр мизгелдә сакларга әзер булган. Ватанны ярату – ул аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу. Минем өчен әтием – батыр- лык өлгесе. Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар. Тик Җир шарында сугышлар кабатланмасын, кешеләр гомерләре өзелмәсен, кайгы яшь- ләре түгелмәсен иде. Әтием еш кына шушы сүзләрне кабатлый. Чөнки кешеләр бу дөньяга бәхетле яшәү өчен яратылган...

Автор:Илнур БАһаветдинов, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 9 “б” сыйныфы укучысы
Читайте нас