+24 °С
Яңгыр


Бу шимбәдә Аблай авылында шундый шатлыклы вакыйга булды. Биредә яңа сәүдә ноктасы үз ишекләрен ачты. Бу күләмле эш Рамил Наил улы Хәбиров тәкъдиме һәм тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Авылның үзәгендә озак еллар буш торган колхоз идарәсе бинасы төзекләндерелеп, анда сәүдә, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү нокталары булдырылды. Биредә магазин, чәч кистерү, маникюр ясату мөмкинлекләре булган матурлык салоны, кече кафе, ял итү өчен бильярд бүлмәсе җиһазланган. Шулай ук авыл халкына үз хуҗалыгында җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге дә булдырыла. Бу көнне аблайлыларның шатлыгын уртаклашу өчен район хакимияте вәкилләре дә килде.