ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 февраль 2023, 06:30

Картәтием — әфганчы

Минем картәтием Ягъфәр Әхнәф улы Хәертдинов Яңа Почкак авылында туган. 

Картәтием — әфганчыКартәтием — әфганчы
Картәтием — әфганчы

Башлангыч классларны ул үз авылында укый, аннары укуын күрше авыл мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. 1983 елның 20 апрелендә хезмәткә чакырыла. 1985 елның 24 маена кадәр ул Әфганстанда хезмәт итә. Хезмәтен тутырып туган авылына кайта, картә- нием белән тормыш кора. Ул бик сабыр, кешелекле, ярдәмчел.Үзенең хезмәте турында бик сөйләргә ярат- мый . Мин аны бик аңлыйм, аңа Әфганстанда хезмәт итүе бик җиңел булмагандыр.Чөнки, бу су- гыш турында кинолардан карап беләм. Хәзерге көндә дә картәтием кол- хозда эшли. Ул бик тә атлар ярата. Аларның холыкларын яхшы аңлый. Бар гомерен малчылыкка багышлый, аларсыз яши алмый. Кар-тәтием мине хезмәт сөяргә, туган илне яратырга, кешелекле, намуслы булып үсәргә өйрәтә. Киләчәктә мин аңа ныклы тазалык, озын гомер телим . Алдагы көндә аның ышаны- чын аклармын, дип уйлыйм. Мәктәптә тырышып укырга, тәртипле булырга тырышам. Күгебез һәрвакыт аяз булсын, сугышлар беркайчан да булмасын иде, дигән теләктә калам.

Автор:Аяз ХӘертдинов, Юмаш урта мәктәбенең 2 нче класс укучысы.
Читайте нас