

Тормышның тәмен белеп, аны матурлар өчен бөтен белемен, осталыгын, сәләтләрен эшкә җигеп гомер кичерүче, өлкәнәя төшкәндә дә актив позиция биләп, туган җиренә игелекләр китерүгә бөтен күңелен салучы, шул ук вакытта ифрат гаилә җанлы да булып кала белгән безнең кадерле әниебез, юмарт йөрәкле нәнәебез – Чакмагыш районының почетлы шәхесе, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Дамира Әлтәф кызы Казыйханова шушы көннәрдә күркәм гомер бәйрәмен билгели. Гомере буена яздырып укып бару гына түгел, үзе дә аның бит- ләрендә саллы гына язмалар белән чыгыш ясап торучы яраткан бас- масы – район гәзите аша булган бөтен йөрәк хисләребезне җиткерү теләгебезне барлык райондашлар да хуплап кабул итәр, дип уйлыйбыз. Искиткеч матур мизгелдә – ап-ак кыш бөтен тереклекне уятучы күр- кәм язга авыша башлаган 1948 ел- ның 15 февралендә Яңа Коты авы- лында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән ул. Әтисе – совет-фин, Бөек Ватан һәм совет-япон сугышларын кичеп, күкрәгендә орден-медальләр балкытып кайткан каһарман яугир Әлтәф Исламгали улы Ямалетди- нов ул чакта “Знамя” колхозы ида- рәсе рәисе, әнисе – шул авыр чор- ларда илебезне һәм фронтны өз- лексез авыл хуҗалыгы продукция- се белән тәэмин итү хакына авыл- дашларын берләштергән, сугыш елларында ферма мөдире булган, артабан звено бригадиры Сайра Мөхәммәтзакир кызы һәр бала- сын кечкенәдән эшсөяр, белемгә омтылучан, тормышта үз юлларын таба алырлык итеп тәрбияләп үс- тергәннәр. Әниебез кечкенәдән үк әйләнә- тирәдәге хәлләр белән даими кы- зыксынучан, тиз отып ала торган, белемгә омтылучан, ныкышмалы бала була. Мәктәптә тик “бишле” билгеләренә генә укуы өстенә, җә- мәгать тормышында да активлыгы белән аерыла. Икенче сыйныфта укыганда ук мандолина чиртүчеләр түгәрәгендә шөгыльләнеп, тиз ара- да оста уенчы булып китә һәм әле дә бу шөгыльдән баш тартканы юк. Шул елларда ук анда үзе ар- тыннан башкаларны да әйдәү- че лидер сыйфатлары ачыла, үсә бара алар көчәя төшә генә. Урта мәктәптә белем алырга мөм- кинлеге булуга карамастан, ул үз алдына куйган олы максатны – укы- тучы булу теләген тормышка ашы- ру ниятендә Бәләбәй педагогия училищесына юнәлә һәм аны да тулы “бишле” билгеләренә генә тәмамлауга ирешә. Укыган елларда бу училищеда да иң активлардан санала, күп эшләрдә башлап йөри. Халык педагогикасы нигезләрен күп гасырлык шушы фәннеке белән бәйләп, ул укучыларны белем алу- га, актив җәмәгать тормышында кайнарга җәлеп итү осталыкларын үзләштерә. Яшь белгеч хезмәт чирканчыгын Кушнаренко районы Мәмәк си- гезъеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы вазыйфа- сында ала. Артабан инде үзебез- нең районга кайтып, тәүдә Имән- лекул, артабан Иске Калмаш ур- та мәктәпләрендә бай тәҗрибә туплый. Унбиш ел эчендә ул баш- лангыч сыйныфлар, музыка, рус теле һәм әдәбияты фәннәре укыту- чысы, директорның мәктәптән һәм сыйныфлардан тыш эшчәнлек буенча урынбасары вазыйфала- рын башкара. Бер үк вакытта Баш- кортстан дәүләт педагогия инсти- тутының рус теле һәм әдәбияты кафедрасында югары белемгә ия була, диплом алган 1974 елда КПСС әгъзасы да булып китә. Аның нинди яхшы оештыручы бу- луын күз алдына бастыру өчен шул чакта Иске Калмаш урта мәк- тәбендә укучыларга хезмәт тәр- биясе һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча Бөтенрусия конференциясе оештырылып, биредәге эш тәҗри- бәсен бөтен Советлар Союзына өлге итеп таратуларын мисалга ки- терү генә дә җитәдер. Осталыгын һәм сәләтен күреп алып, 1982 ел- да әниебезгә Иске Калмаш авыл Советы башкарма комитеты рәисе камытын кидерәләр. Беренче көн- нән үк баштанаяк чумып эшкә то- тына ул: тәрбиягә авыр бирелүче гаиләләргә ныграк игътибар юнәл- тергә омтыла. Ятим балаларны приютларга, балалар йортларына урнаштыру, андыйларны дәүләт исәбенә торак белән тәэмин итү, эчкелек сазлыгына баткан ата-ана- ларны үгетләү, махсус дәваханә- ләрдә тернәкләндереп, сабыйла- рын яңадан гаиләләренә кайта- рырга ярдәм итүләр, төрле спорт ярышлары, мәдәни чаралар оеш- тыру, комсомол, коммунист яшьләр- не һәм өлкәннәрне дә яңа хезмәт җиңүләренә рухландырулары ул чактагы КПССның район комитеты җитәкчелеге игътибарына алына. Шул ук 1982 елның ноябрендә аңа бурычларның тагын да зурра- гын – КПССның район комитеты секретаре вазыйфасын йөкләтә- ләр. Ул идеология тармагын үсте- рүгә алына, һәр тәгаен хезмәт кол- лективында, гаиләләрдә булырга тырыша, төрле характерлы кеше- ләрнең күңеленә ачкыч ярата белә. 1983 елдан аңа район хатын-кыз- лар оешмасын җитәкләүне дә ыша- нып тапшыралар. Бер үк вакытта Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт, тыл ветераннары, фронтовик яу- гирләрнең тол хатыннары, аз тәэ- мин ителгән, тәрбиягә авыр бире- лүче гаиләләр, шундый ук балалар белән эш итү, андыйларга үзвакы- тында тиешенчә ярдәм күрсәтү бу- рычы да билгеләнә. Халкыбызның бүгенгесе үткән тарих белән тыгыз бәйле икәнлеген яхшы аңлап, ул һәр авылда, шул исәптән район үзәгендәге музейлар эшчәнлеген яхшыртуга зур игътибар бүлә. 1984 елда районыбызда әдәби иҗат атналыгын оештыруын бүген дә яхшы хәтерлиләр әле. Башкорт- станның халык шагыйре, Соци- алистик Хезмәт Герое Мостай Кә- рим белән аның тормыш иптәше Рауза ханымның бер атна дәва- мында Чакмагышта кунак булып, халык белән аралашуы, һәр көн- не (8 көн рәттән) район мәдәният йортында зал тамашачылар белән шыгрым тулып, аның “Озын-озак балачак” повесте буенча эшләнгән спекталь баруы олы вакыйга бул- ды. Алай гына да түгел, әниебез һәр авылда урам бәйрәмнәрен оеш- тыруны башлап җибәрде. Башкортстанда беренче булып оештырган “Бәләкәй авыл көне” (1988) чарасы республикада киң таратылды. Аның инициативасы белән районыбызда өлкән яшьтә- геләр өчен ветераннар йорты, ба- лалар приюты оештырылды. Үз эш- чәнлегендә балаларның җәйге ялын файдалы оештыру, хатын-кызлар һәм яшьләр белән актив эш алып баруны өстенлекле юнәлешләр итеп алып барды. Бик күп хатын-кызлар- га һәм яшь белгечләргә ул җитәкче постларга фатиха бирүче дә булды. 1987 елда Свердловск югары партия мәктәбендә белемен күтәрә төшкән әниебез 1990-2004 еллар дәвамында халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын җи- гелеп тартты. Бу төр эшчәнлеккә авыл биләмәләрендә җирле үзида- рә эшчәнлеген көйләү, районыбыз- ның социаль-икътисади үсешен тәэ- мин итү, район халкының законлы мәнфәгатьләре сагында тору, төрле дәрәҗә дәүләт власте органнары- на сайлаулар оештырып үткәрү ке- бек һәм башка бихисап әһәмиятле юнәлешләр дә керүе бәхәссез. Һәркайда да булырга өлгерә иде әниебез, аның өчен ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк иде, диярлек. Таң караңгысыннан эшкә чыгып китеп, кичке эңгер-меңгердә генә кайтып керсә дә, ул өйдә дә төп вазыйфасын онытмады: әтиебезгә дә игътибарлы булды, безнең укуы- бызны, төс-кыяфәтебезне, кәефлә- ребезне, ирешкән уңышларыбыз- ны, килеп чыкса – җитешсез якла- рыбызны да ныклы контрольдә тот- ты. Кичке ашны мотлак ул пешереп бетерер һәм барыбызга да тара- тыр иде. Ул читтән торып Казан дәүләт университетында педагогия фәннә- ре кандидатлыгына диссертация якларга да җитеште, бик күп җәмә- гать эшләрендә кайнарга да өл- герде. 1991 елда ул районыбызда яшәгән бөтен башкорт милләтле киленнәрне бергә туплап, зур чара оештырып үткәрде, башкортларның милли үзаңын күтәрүгә өлеш керт- те, аның җитәкчелегендә мәктәп- ләрдә дәүләт теле буларак баш- корт телен укыту башланды, мәдә- ни традицияләр аякка бастырылды. 1996 елдан 2010 елга кадәр район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе бул- ды, әлеге көндә аның актив әгъ- засы булып тора. Ул Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы- ның) I (1994), II (2002), III (2010) корылтайлары депутаты, 2002 ел- дан районыбызда башкорт телен- дә «Саҡмағош сатҡылары» гәзитен чыгара башлауның инициаторы булды. 2007 елда шулай ук аның да актив катнашлыгында Кәшәк авылы янәшәсендәге тугайда “Са- лават җыены” фольклор бәй- рәменең оештырылуы, анда Баш- кортстанның беренче Прези- денты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның да катнашуы райо- ныбызның мәртәбәсен тагын да югарырак күтәреп җибәрде. Вазый- фа бурычлары буенча ул илебез төбәкләрендә үткән укытучылар съездлары, конференция, фестиваль- ләрендә даими катнашты, хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе була- рак БР Халыклары ассамблеясендә дә чыгыш ясады хәтта. Ул оештырып үткәргән тагын бер чара – төрле авыл биләмәләре яшь- ләрен таныштыруга да аерым тук- талып үтик әле. Бик күп ялгыз ир- егетләр һәм хатын-кызларны ка- выштыруга китергән ул чараның хә- зер онытыла төшүе генә кызганыч. Әниебезнең тагын бер зур эшен – районыбызда Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясе фи- лиалын ачып, эштән аерылмыйча гы- на 250дән артык райондашыбызга югары белем алырга ярдәм итүен дә олы батырлык итеп күрсәтеп була. Шуңа да ул олы горурлык хисләре белән республиканың ат- казанган мәгариф хезмәткәре, районның почетлы гражданы исем- нәрен лаеклы йөртә. Ә аның хезмәт елларында ия булган бүләкләрен санап чыгарга гына да бик күп гә- зит юллары кирәк булыр иде: күк- рәккә тагыла торган билгеләре, ме- дальләре, Почет һәм Мактау гра- моталары, Рәхмәт хатлары бик күп ведомстволардан йөзәрдән дә ар- тып китә хәтта. Мондый бүләкләре бүген дә өстәлә генә баруы бары- бызны да сөендерә генә. Әйтик, “Идел” халык уен кораллары ан- самбленең әйдәүче уенчылары- ның берсе буларак, һәр ел бүләк- ләрне мул яулап килә үзе. Әниебезнең сөекле ир хатыны, яхшы әни, изге күңелле, хәстәрчел картәни булуын билгеләп үткән идек инде. Кадерле әтиебез – район үзәк дәваханәсе табибы, хаклы ялга чыккач шәхси эшкуарлыкка алынган Фәнзил Хәкимулла улы белән ярты гасырдан артык тигез- тату гомер кичерә алар. Әтиебез дә хезмәтендә зур казанышлар яу- лады, бик күп бүләкләр иясе үзе. Иң олы бәһа итеп әтиебез дә, әниебез дә халыкның чиксез ихтирамын яу- Сөекле әниебез, нәнәебез Дамира Әлтәф кызы Казыйханованың күркәм юбилее уңаеннан лап яшәүләрен исәплиләр. Бүген дә актив үзләре: әни мандолинада уйнаса, әти моңлы тавыш белән җырлап әсир итә. Табигать кочагын- да еш булалар, кышлары чаңгы юлында үтә. Бергәләшеп концерт- ларга, театр тамашаларына да йө- риләр, төрле истәлекле урыннарда сәяхәттә булалар – кыскасы, сәла- мәт яшәү рәвеше белән безгә һаман өлге булып калалар. Шушы гаиләдә тәрбияләнеп үсүебез белән үзебез дә горурла- нып бетә алмыйбыз. Мин, кызлары Гөлнара, психолог һөнәрен сайла- дым. Белемемне күтәреп, фән кан- дидаты дәрәҗәсенә ия булдым, яраткан эшемне бирелеп башка- рам. Тормыш юлдашым Илшат Инсаф улы Янгиров исә – икътисад- чы, шулай ук фән кандидаты дә- рәҗәсенә ия, Мәскәүдә банк өлкә- сендә җитәкче вазыйфада, Русия Федерациясендә һәм Башкортстан Республикасында киң билгеле һәм ихтирамлы кеше. Ике кыз үстердек. Өлкәне Алсу әтисе юлыннан китте – икътисадчы, аспирантурада бе- лемен арттыра. Эшли, бию түгәрә- гендә, спорт белән дә актив шө- гыльләнә. Киявебез Александр бизнес өлкәсендә үзен таныта, оныгыбыз Майяга ике яшь тулып китте инде. Икенче кызыбыз Гөл- наз Франциядә бакалавриат тә- мамлады, Мәскәүдә Халыкара мөнәсәбәтләр институтында ма- гистратурада укый. Икътисад һәм чит телләрне өйрәнә, җырларга ярата, курчаклар коллекциясен туплау белән шөгыльләнә. Энем Марат берьюлы ике юга- ры белемгә ия – юрист та, икътисад- чы да. Һөнәре буенча мавыгып эш- ләгән яраткан эш урыны бар, җитәк- че вазыйфа били, спорт белән шө- гыльләнә, сәяхәт итәргә ярата. Киленебез Гөлназ Нәҗип кызы да – икътисадчы, һөнәре буенча эшли, сурәтләр төшерергә ярата, бию белән шөгыльләнә. Ике бала- лары – уллары һәм кызлары бар, икесе дә мәктәптә тырышып укый- лар. Минтимер футбол уйнарга ярата, тарихны тирәнтен өйрәнә. Галия җитди рәвештә рәсем төшерү, чит телләр өйрәнү, бию белән мавыга. Әниебез, картәниебезнең 2019 елда “Хатын-кыз – милләт ана- сы” дигән республика конкурсы- ның “Хатын-кыз – лидер” номи- нациясендә җиңүгә ирешүе дә юкка гына түгел. Бар яклап та өлгеле, уңган, тырыш, кешелекле, изгелекле, хәстәрчел остаз, ки- ңәшче-тәрбияче буларак та аның күп райондашларыбызга рухи әни булып торуы бәхәссез. Килә- чәктә дә шулай булсын. Бәйрә- мең белән ихлас котлап, кадерле- без, без сиңа какшамас ныклы сә- ламәтлек, бәхетле тигез озын го- мер, артабан да шулай тормыш сөючән, актив кеше булып калуың- ны телибез. Безгә генә түгел, бик күп райондашларга да кирәк әле син!