ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 февраль 2023, 06:05

Афәрин, рапатлылар!

Икенче көнне исә мәшһүр җырчыбыз, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковның якташлары – рапатлылар чыгыш ясады. Биредә үзенең табигате, тумышы белән җыр-моңга гашыйк кешеләр яшәгәнен инде белеп-аңлап торабыз. Күркәм очрашу Илдар Галиев җитәкчелегендәге “Энҗеләр” халык уен кораллары ансамбленең милли көйләре белән башланып китте.

Афәрин, рапатлылар!Афәрин, рапатлылар!
Афәрин, рапатлылар!

 

“Җиз кыңгырау” ир-егетләр вокал төркеме туган якларына чиксез мәхәббәтләрен җыр юлларына салып яңгыратты. “Моң” хатын-кызлар вокал ансамбле дә үзләренә эчтәлекле репертуар сайлаган. Ике иҗат коллективының да чыгышлары якташлары тарафыннан көчле алкышларга күмелде.

Русиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы кысаларында сәхнә түрендә Рапат авыл мәктәбенең укытучыларын, балалар бакчасы тәрбиячеләрен берләштергән “Умырзая” вокал ансамбленең, Рәсимә Мельникова белән Рузилә Ибраһимова дуэтының җырлар башкаруы аерым мактау сүзләренә лаек. Педагогларыннан укучылары да һич кенә дә калышмый. Алар Әфган сугышы, әлеге хәрби хәрәкәттә катнашкан якташлары турында тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль композиция әзерләгән, ә Илдар Галиев җитәкчелегендәге “Елмаю” балалар вокал төркеме үзләренең моңлы җырлар бүләк итте. Яшь артистларыбыз белән беррәттән күп буын рапатлыларның остазы булган Башкортстанның мәгариф отличнигы, В.Исхаков исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Рәсимә Гыймран кызы Ильясованың үзе иҗат иткән шигырьләрне укып ишеттерүе яшьләр белән өлкәннәрне берләштереп торучы сокландыргыч күренеш булды.

Рапатлылар инде ничә еллар дәвамында үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан мөхтәрәм авылдашлары Роберт Нәбиуллинның чыгышын түземсезлек белән көтеп ала. Бу юлы да ул үзенең моңлы тавышы белән барысын да тагын бер кат әсир итте. Гөлфинә Ишморатова белән бергә башкарган җыры да тамашачыларга зур бүләк булды. Илдар Галиев һәм Гөлназ Гарифуллина да якташлары игътибарына матур җырлар тәкъдим итте.

Рапат яклары үзенең җырчылары белән генә түгел, ә биючеләре белән дә дан тота. Нәкъ шушы якларда район халык биюләре ансамбленең җитәкчеләре – Башкортстанның атказанган артисты Әнфак Гарипов һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Зәйнетдиновалар сәхнәгә беренче адымнарын ясаган. Алар салган иҗат юлларыннан яшьләр дә ныклы атлап бара. Камилә Хәмидуллина татар һәм кореян биюләре белән чыгыш ясаса, Эльвина Кәримова татар һәм һинд биюләре башкарды. Моннан тыш, Эльвинаның Альберт Дәүләтов белән берлектәге урыс биюе дә тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Р.Нуриев исемендәге хореография училищесын тәмамлап, әлеге вакытта Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында хезмәт салучы бу сәләтле якташ егетебезнең моряк биюе аеруча сокландырды. Нечкә билле, сыгылмалы гәүдәле Гөлназ Кәримова да елдан-ел смотр бәйгеләрендә катнашып тора, аның пластикасына, акробатик хәрәкәтләренә шаккатмыйча карау мөмкин түгел. Яшь биючеләребезгә алдагы тормышларында тагын да иҗади уңышлар теләп калабыз!

Гөлфинә Ишморатова җитәкчелегендәге “Дуслык” фольклор төркеменең “Шәл бәйләдем” башкорт һәм “Бер яшьлектә, бер картлыкта” татар биюләре рапатлылар концертының матур бер бизәге булды. Кемдер төп эшеннән тыш, кайсы хаклы ялда булуына карамастан иҗат түгәрәгенә зур теләк белән йөрүче гүзәл затларыбызның чыгышы бары тик соклану хисләре уята. Ә инде якташларының көчле алкышлары – моның аермачык бер дәлиле.

Нәфис сүз жанрына да рапатлылар бик җитди караган. “Тюльпан” балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Ибраһимова башкаруындагы Гөлчирә Галимованың “Кирәк микән сөюне сынарга?!” шигыре бар тамашачыларның йөрәгенә үтеп кергәндер төсле. Концертны алып баручы район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлназ Сәлимова күркәм очрашуны, җыр һәм биюләрне эчтәлекле шигырьләр белән үреп алып барды.

Язмам ахырында Тайняш һәм Рапат авыл биләмәләрендәге кебек җыр-моңга гашыйк булган якташларыбыз булганда, районыбыз мәдәнияте тагын да озак еллар чәчкә атачак, дип белдерәсе килә. Афәрин сезгә, апа-абыйлар, егет-кызлар!

Автор:Айгөл ВӘЛИЕВА
Читайте нас