

Чараны ачып, Тузлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов әлеге турнирның һәр ел оештырылачагын һәм аның илебез мәнфәгатъләре салында торган Әфганчы яугирләребезгә хөрмәт билгесе булып калачагын белдерде, Әфган сугышы каһарманнары Рифгать Кушаев, Гаяз Заһидуллин, Рәис Исламов, Ирек Бохаров, Рамил Хәмидуллин, Фирдәвис Садыйковка муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чараның иганәчеләре – “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү коопертив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов белән крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов изге фатиха сүзләрен җиткергәч, чарада катнашкан әфганчы яугирләр Рифгать Кушаев, Гаяз Заһидуллин, Рәис Исламов, Ирек Бохаров та үз тәэссоратларын җиткерде, ярышучыларга җиңүләр теләде.
Киеренке алышларда беренче урынны Имәнлекул ир-егетләре яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Икенче урында – Иске Калмаш волейболчылары, өченчедә – Каразиректән яшьләр командасы уенчылары. Җиңүче командалар Грамоталар белән бүләкләнде, шулай ук һәр уенчы истәлекле бүләккә ия булды.