ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 февраль 2023, 11:45

Гимназия укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты

17 февральдә  “Атайсал” проектында катнашучылар Туймазы шәһәрендә очрашты. Биредә “Минем кече Ватаным – Атайсал” дигән баш астындагы өченче муниципаль форум узды. Анда 11 муниципалитет вәкилләре катнашты. Чакмагыш гимназиясенең “Медиаүзәк” берләшмәсе укучысы (җитәкчесе Э.И. Яхина)   Азалия Гарифуллина әлеге чарада “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалының корреспонденты сыйфатында булды. Ул форум кунакларыннан интервью алу бәхетенә иреште. Шулай ук  чараның пленар өлешендә  аның катнашлыгында видеоролик күрсәтелде. Бу йөкләмәне Азалия  бик яхшы башкарды.  

Гимназия  укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспондентыГимназия  укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты
Гимназия укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты

 

Чакмагыш гимназиясе “Тамыр” телеканалы командасына балалар белән гамәли юнәлешле һәм иҗади эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт белдерә һәм алга таба хезмәттәшлеккә әзер булуларын раслап,   телеканалга үсешендә уңышлар тели.

Мондый сынаулар мәктәп медиаүзәге укучыларын яңа җиңүләргә, яңа казанышларга дәртләндерә.

Гимназия  укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты
Гимназия  укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты
Гимназия  укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты
Гимназия укучысы – “Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы корреспонденты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас