

Республикабызда һәм районыбызда туган теләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә зур күләмле эш алып барыла.
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә Халыкара туган тел атналыгы үткәрелде. Аның кысаларында мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева башлангыч сыныфларда башкорт телен өйрәнүчеләр төркемнәре белән “Мин башкортча сөйләшәм” темасына сыйныфтан тыш чара оештырды. Кызыклы чара мәктәп китапханәсендә үткәрелде. Чакмагыш беренче урта мәктәбе китапханәсе фонды уку китаплары, гәзит-журналларга бай. Анда даими рәвештә төрле вакыйгаларга багышланган фәһемле тематик күргәзмәләр оештырыла. Чара барышында укучылар ребуслар ярдәмендә мәкальләр укып, аларның мәгънәләренә төшенде. “Дөрес сөйләм төзе”, “Сүзләрне тәрҗемә ит” уеннарында балалар үзләренең белемнәрен тикшерде. Ахырда алар китапханәдә булган гәзит-журналлардан һәм кызыклы китаплардан әкиятләр ярдәмендә “Дөрес һәм җитез укы” конкурсында ярышты.
Туган тел атналыгы кысаларында шулай ук “Укы, ә мин тыңлыйм!” китап укучылар акциясе оештырылды. Анда 7 “А” сыйныфы укучылары Эмилия Шәрипова, Диана Бәдретдинова, 3 “Б” сыйныфы укучысы Самир Ханнанов аеруча актив катнашты. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева Халыкара туган тел көненә багышлап үзе шигырь дә иҗат иткән. “Туган тел” шигыре белән ул флешмобта катнаша.
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Гади кызы Вәселева 5нче сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” әдәби чара үткәрде. Аның барышында укучылар татар милләте халкы этикеты белән танышты. Язучы Габдулла Тукай иҗатына аерым игътибар бирелде. Театр түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерде.
Туган телләр атналыгы мәктәп сылуларын осталык дәресенә дә җыйды. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Рифер кызы Гыйләҗева белән башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева кызларны халкыбызның милли бизәкләре һәм аларның тарихы белән таныштырды. Иң чагу бизәкләрне берләштергән хатын-кыз киеме – калфак. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, аларның милли киемнәренә зур ихтирам биреп, осталык дәресендә чагу калфаклар ясалды һәм төрле орнаментлар белән бизәлде. Осталык дәресе халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклауга, аны яшь буынга җиткерүгә үз өлешен кертте.
Тел юкка чыктымы – шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга, дигән сүз. Чөнки ул башка телдә сөйләшә башлый, шул телдә мәгълүмат үзләштерә. Ә аның үз балаларына күчерәсе йөзәрләгән ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, милләттәшләр! Барыгызны да Халыкара туган теле көне белән котлыйбыз. “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халык мәкале. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк!