ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
20 Февраля 2023, 12:45

Кечкенә хоккейчыларыбызның беренче турниры

Шушы көннәрдә “Ястребы” командасының кече уенчылары Туймазы шәһәрендә 2016 елгы уенчылар арасында үткәрелгән “Чемпионнар көрәше” турнирына барып кайтты.

Кечкенә хоккейчыларыбызның беренче турнирыКечкенә хоккейчыларыбызның беренче турниры
Кечкенә хоккейчыларыбызның беренче турниры

Ярышлар өч көн дәвам итте.Әле күптән түгел генә конькига баскан уенчылар Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 12 команда хоккейчылары белән беррәттән бозга басты. “Ястребы” командасының кечкенә уенчылары Нефтекамск шәһәре хоккейчыларын 6:4 исәбе белән җиңде, Тольятти шәһәре хоккейчылары капкасына 9 гол кертеп, 9:6 исәбе белән алга чыкты, Яңа Чабаксар уенчыларын 5:3 исәбе белән җиңде. Әлеге турнирдан районыбызның кечкенә хоккейчылары тәҗрибә һәм көч туплап кайтты. 2016 елгы уенчыларның ата-аналары команда тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитов, Арсен Альберт улы Гайсинга рәхмәт белдерә. 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас