ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 февраль 2023, 05:55

ТАЙНЯШЛАР БУЛДЫРА!

Үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручыларның сәхнә осталыкларын үстерү, сәләтле якташларыбызны барлау җәһәтеннән районыбызда иҗади бәйгеләр һәрдаим үткәрелеп тора. Бүген без “Талантларның мең төсе” фестивалендә катнашкан Тайняш һәм Рапат авыл биләмәләре һәвәскәрләре белән танышырбыз.

ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР БУЛДЫРА!

 

         Тайняш мәдәният йортына килеп керү белән авылдашларны һәм килгән кунакларны эчтәлекле экспозицияләр һәм кул эшләре күргәзмәсе каршы ала. Аларны авыл биләмәге хакимияте белгече Ләлә Шәймәрданова белән китапханәсе Гүзәл Ханова (үзе үк концертны да алып барды) әзерләгән.

         Тайняш якларында да җыр-биюгә, нәфис сүзгә, милли көйләргә гашыйк халык яши. Сәләтләре белән тамашачыны сөендерергә ашкынып кына тора алар! Сәхнә серләренә өйрәтүчеләре, сәнгать өлкәсендә дистә еллар тәҗрибә туплаган хөрмәтле авылдашлары, клуб мөдире, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хәмидуллин булганда, ник җырламаска да, ник гармунда уйнамаска?! Илдар Вазыйх улы Эльвина Усманова белән дуэт та башкарды, алыштыргысыз дусты – гармунда попурри да уйнады. Аның җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле белән “Сәлам” яшь гармунчылар коллективы да концертның матур бизәкләре булды, тамаша залына халкыбызның милли бию көйләреннән тезмә яңгыратты алар. Авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Мөдәрис Гарипов та сәхнәдән һич аерылмый, Саратов гармунында өздереп бер уйнады ил агасы. Укытучы булып эшләүче Эльмира Садыйкова укып ишеттергән Ольга Киевскаяның “Әни турында баллада”сы безне Бөек Ватан сугышы елларына, шул чордагы фаҗигале вакыйгаларга кире кайтарып, тыныч тормышларның кадерен белергә өндәде. Бу шигъри юллардан соң һәр кеше дөньяда тынычлык урнашуын теләп калгандыр, ахры. 

         Тайняш мәдәният йортында күптән түгел генә хезмәт юлын башлаган художество җитәкчесе Регина Сапакеева да, яңа вазыйфада иҗади бәйгедә катнашып, чирканчык алды. Районыбызның сәхнә остасы Раджеш Зәйнетдинов Тайняш биләмәсенең “Яшьлек” коллективына вальс һәм кадриль биюләрен өйрәткән. Миләүшә Батыева белән татар кызлары биюен дә башкарды Регина. Әлеге чыгышлар да, Гүзәлия Сәлихова җитәкчелегендәге “Энжеләр” коллективының татар биюе дә көчле алкышларга күмелде. Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган фестиваль кысаларында Зәлия Даутованың башкорт, Алсу Хафизованың удмурт биюләре дә уңышлы чыкты. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында белем алып, әлеге вакытта Удмурт Республикасының Грахов районы мәдәният йортында хезмәт юлын башлаган Алсу үзенең нәсел тамырлары Тайняш якларыннан булуын һич онытмый, әтисенең туган якларына кайтып, якташларын яңа биюләре белән шатландырып тора.

Үзешчән сәнгать бәйгеләрендә һәрдаим катнашучы Фларид Әхмәтҗанов, Дамир Гәрәев, Илдар Хәлиуллин, Эльвина Усманова башкаруындагы җырлар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Эльвина ханым, Регина Сапакеева, Гүзәл Харисова триосының моңлы җыры якташларына матур бүләк булып яңгырады. Соңгы икесе җитәкчелегендәге хатын-кызлар вокал ансамбленең дә чыгышы кичәгә җыелучыларның күңелләренә хуш килде, гүзәл затларыбыз аларның игътибарына “Туган ил”, “Сагындым авылымны” җырларын тәкъдим итте. Тайняш авылының яшь артистлары Идрис Хәмидуллин белән Диана Маннанова нәселдән килгән сәләтләрен арттыру юнәлешендә эш алып баралар. Идрис бүгенге көндә Октябрьский музыка колледжында белем ала, Диана мәктәптә генә укуына карамастан, бүгеннән үк олы сәхнәләрдә чыгыш ясар өчен көчле, моңлы тавышка ия. Аларга арытаба да иҗади үрләр яулауларын теләп калабыз.

 

ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР  БУЛДЫРА!
ТАЙНЯШЛАР БУЛДЫРА!
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас