ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 февраль 2023, 06:25

Ватан өчен җаны фида булды

Әфганчылар көне якынаюыннан гына түгел, мин һәр заман нәселемдә өч ир туганымның узган гасырның сиксәненче елларында кабынып киткән Әфган сугышында кан коюларын исемдә тотам. Безнең буын балаларының күбесенә хас булган үсмер чор хатирәләрен барлыйм. Уйлар, уйлар... Алар, бер-берсенә бәйләнә-бәйләнә, мине истәлек-хатирәләр дөньясына алып кереп китәләр. Чынлап та, без үскәндә әти-әниләрнең бөтен кайгысы – ишле баланың тамагын туйдыру, өс-башын карау, бөтен итү иде. Ә тормышта югалып калмаска дигән фәлсәфи дәресләрне авылда үскән кыз һәм егетләргә кем беренчеләрдән булып бирде икән?!

Ватан өчен җаны фида булдыВатан өчен җаны фида булды
Ватан өчен җаны фида булды

(Ирек Әнәс улы Шакиров турында истәлек)

Тормыш фәлсәфәсен аңларга миңа нәнәм һәм картәтием ярдәм итте. Ә менә минем туганым Ирек Әнәс улы Шакировны ул дәресләргә өйрәтүче Бөек Ватан сугышы ветераны, аның картәтисе Хәернас бабаем булганына иманым камил. Хәернас бабай чынбарлыкның йөзенә туры карый белә торган, җор сүзле, куркып-өркеп яшәмәүче, уңган, тырыш гади колхозчы булды. Буш вакытларында яраткан оныгы – Ирекне ияртеп безгә дә килә иде. Шулай бервакыт, эссе кояштан яшеренеп, бакчабызда үсеп утырган чия агачлары арасына кердек. Бабайны уртага алып, Ирек белән яшел үләнгә чүгәләдек тә какча йөзле, уртача буйлы, җыр-моңга, сүзгә әвәс Хәернас бабабызга ике яклап томырылып карадык. Һәрвакыттагыча ул, без урнашып бетүгә, чираттагы әкиятен сөйли башлады: “Борын-борын заманда безнең “Бүре кулы”ннан ерак түгел Мәчет урманында бер патша яшәгән икән. Патшаның исеме Имән булган. Кышкы зәһәр суыклар, Кәшәк тавы өстеннән агып төшкән йөгерек язгы сулар, җәйләрен күк күкрәп, яшен яшьнәп чиләкләп кой ган яңгырлар, агачларны шартлатып аударган көзге ачы җилләр безнең урманны юк итәргә булганнар. Имән, бу хәбәрне ишетү белән, үзенең нәселен җыйган һәм: “Бирешмибез. Без бердәм. Хәзер үк тамыр җибәрәбез. Табигатьнең бәла-казаларыннан саклау өчен мин үземнең барлык көчемне, сәләтемне кызганмыйча сезгә бирәм”, – дигән. Ирек улым, Резеда кызым, аңладыгызмы? Имәннең тамырлары чем-кара җир астына гына китеп калмаган, ә җир өсте буйлап әйләнә-тирәгә дә таралып, тармакларын чыгарып үскән. Озакламый урманга сезне алып баргач, күрсәтермен. Менә нинди булган ул Имән патша. Башка агач туганнары өчен җанын да бирергә әзер булган. Балакайларым, сез дә яхшы укыгыз, туганнар кебек булыгыз. Ә син, Ирек оныгым, үз нәселеңнең имәне бул!” Хәернас бабамның шушы фәлсәфи әкияте мине гомерем буе озатып килә. Әлеге әкияткә һаман ышанып яшим. Ышанмаслык түгел шул. Хәернас бабай безнең кечкенә чактагы тәүге хәлфә-укытучыбыз булган икән. Шунысы кызганыч: бабаемның әйткәннәре оныгының тормышында үтәлергә насыйп булмады... Әмма Ирек туганым туры мәгънәсендә үз нәселенең Имән патшасы була алмаса да, җимергеч, канкойгыч, җан өшеткеч Әфган сугышының каһарман Герое булып туган туфракка кайтты... Ирек туганым, хәрби антына тугры калып, Әфганстанның биек таулы соры җирендә батырларча һәлак булды. Бу тиңдәшсез каһарманлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән (һәлак булганнан соң) бүләкләнде. Тыйнак холыклы, һәрвакыт авыл халкына, туганнарына ягымлы, “Кызыл Октябрь” колхозының уңган-булдыклы егете – Ирек энемнең ерак Әфган җирендә һәлак булуы барлык Иске Калмаш авылы халкын тетрәндерде. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый аладыр. Шундыйларның берсе – аның әнисе Фәүзия апа Шакирова. Ирек улының хатлары килеп тора. Алар шундый ягымлы һәм чын күңелдән язылган. Соңгы хатын язып, берничә көн үтүгә, егетнең гәүдәсен тутыя табутка салып кайтаралар. Өмете, киләчәге, таянычы һәм бәхете булган баласы бит ананың. Язмышына буйсынып, бала хәсрәте бик ачы булса да, түзә ана кеше. Түзә ил анасы, түзә милләт анасы! Гомере буе улының инде таушалырга өлгергән хатларын саклый, кат-кат аларны укып, тирән яра эзе салып үткән күңелен юата. Иреге турындагы хатирәләрне кабат-кабат яңарта. Менә Ирек туып-үскән матур йорт. Гади авыл йорты. Башка йортлардан берни белән дә аерылмый кебек. Әмма аннан тирән моңсулык бөркелеп тора. Улы Ирекнең үле гәүдәсен алып кайтуларына ышанмады Фәүзия апа. Көтте – бәлки, аның улы түгелдер. Ялгышлык тугандыр. Тутыя табутта кайткан гәүдә аның улы, аның газизе түгелдер, улы исәндер, исәндер... Кешене бит өмет яшәтә. Өметләнде ана, бәлки ялгышканнардыр. Ләкин бу кырыс чынбарлык иде... Өметсезлектән кабер салкынлыгы саркып, һаман да җанын өшетә ялгыз ананың. Улының соңгы истәлекләре булган һәм туган ягын сагынып, җирсәп, туганнарын, якыннарын юксынып язган хатлары белән юанып яши бүген дә өлкән яшьтәге ана кеше. Ирек энем, урының оҗмахта булсын! Тыныч йокла! Нәсел вәкилләребезнең һәрберсе синең исемеңә тап төшермичә, кайсы тармакта эшләсәләр дә, хезмәтләрендә мактала, дан казана. Каһарман туганым, синең исемеңне мәңгеләштерү җәһәтеннән авылыбызның яңа калкып чыккан төзек бер урамына Ирек Шакиров исеме бирелде. Урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Иске Калмаш авылы модельле китапханәсе музейларында әфганчы-яугирләр турында шактый бай материал тупланган стендлар бар һәм синең каһарманлыгыңа бәй ле истәлекләр, экспонатлар хәстәрлекле рәвештә саклана. Без, авылдашларың һәм күпсанлы туганнарың, сине онытмыйбыз!

ӘФГАНСТАН

(Туганым Ирек Шакировның Әфганстан җирендә һәлак булуына багышлана)

Кем чыгарды икән бу сугышны,

Кем чыгарды?

Миңа әйтегез!

Тау-кыялы, ташлы, соры җирле

Әфган сугышына киттек без.

Дер калтырый аның ташлы җире

Шартлавыннан мина-бомбалар.

Янәшәдә ядрә ярылганда

Солдат колаклары тоналар.

Әфганстан, түзә алмый җирең,

Түзә алмый!

Ничек тетрәнә!

Кискән агач кебек солдат ава,

Кайгы яше ага.

Күр әнә!

Әфган иле!

Өздең... гомеремне...

Туктап калды минем яшь гомер!

Һаман унсигездә калган җаным

Бәргәләнеп очып йөридер.

Тере булмасам да, сызланамын,

Сызланамын, көям һәм янам.

Исән кайтуымны көтә иде

Туган илем, җирем һәм анам.

Елның соңгы ае.

Кайттым мин дә...

Кайттым мин дә...

Ләкин табутта.

Күк йөзенең зәңгәрлеген күрмим,

Табуттамын...

Бик нык ябыкта.

Эх, барысы соңгы...

Кайтуым да...

Соңгы сүзне кемгә дәшәргә?

Әфган иле!

Туган җиркәемдә

Юк идеме хакым яшәргә?

ӘФГАН СУГЫШЫ

Әфган сугышы, син балаларның

Күпме өздең чәчәк гомерен?!

Сөйгән кызларына биргән вәгъдә,

Үти алмый калды гозерен.

Син Кандагар,

Герат, Кабул, Кондыз,

Үстергәнсең катыйль* җиреңдә.

Унбиш меңгә якын шуравиләр*,

Баш салдылар соры илеңдә.

Күпме газиз, бөек аналарның

Күзләреннән яшьләр агылды?!

Аналарның кара чәчләренә

Бала кайгылары ягылды?

Бөек аналарның күкрәк сөте Һаман кипми, көтә газизен. Бабрак Кармалеңне яклар өчен Үстердеме үзенең газизен?! Кылкаләмен Рерих эшкә җигеп, Тауларыңда күпме йөрегән. Аяз күкле тыныч тормыш теләп, Үзәннәрдән җилләр йөгергән... Якташларны шомлы Әфган иле Кургаш табутларда кайтарды. Аналары әрнеп, ярсый-ярсый Табутларның өстен тырнады... Томырылып кара болыт чыгып, Җирнең өстен кинәт каплады. Җир-Ана да түзә алмады бит – Яшен чаткылары шартлады.

*Катыйль – гарәп теленнән “кеше үтерүче, палач”. *Шурави – пушту (әфган) телендә “совет кешесе”.

ЫШАНЫЧ

Сугышларны минем күргәнем юк (Ренат Харис).

Сугышларны минем күргәнем юк,

Күргәнем юк афәт, җимерек.

Гади күзләр күрмәсә дә аны,

Шагыйрь күзе күрә иң элек.

Шагыйрь күзе миндә.

Күрәм: әнә Әфган тавы ямьсез.

Кабарган.

Тау арага поскан дошманнарның

Вәхши күзе шыксыз аларган.

Сузучыны күрәм дуслык кулын

– Совет улын, япь-яшь яугирне.

Күрәм: Әфган көлсу җирләрендә Вәхшилекне.

Ул чак дәверне!

Күрәм, тоям һәм дә яза алам

Әфган сугышының барышын.

Күтәрәлмим газизләрен көткән

Бөек аналарның карашын.

Ул карашта – үзәк өзгеч әрнеш,

Йөрәк парә – бала кайгысы!

Михнәт, хәсрәт, сагыш, газап, хафа,

Ачы кайгыларның – барысы.

Булмаса да күргән сугышларны,

Йөрәгемдә никтер пошыну!

Киләчәктә илләр тынычлыгы

– Булыр, дигән якты ышану!

Автор:Резеда Шакирова, язучы-шагыйрә, хаклы ялдагы хезмәт ветераны
Читайте нас