+28 °С
Болытлы


Күркәм гомер бәйрәме белән аны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова тәбрикләде. Хәтимә әбигә Президентыбыз Владимир Путинның Котлау хаты белән бүләк тапшырылды.
Сугыш елларының бар авырлыклары Хәтимә Әхкәм кызы иңнәренә төшә. Ачлык-ялангачлык елларында авыл колхозында ал-ялми белми эшләп, бердәнбер Ваҗигә кызына тәрбия биреп, аны аякка бастыра ул. Бүгенге көндә Хәтимә әби ике онык, биш турунының кадер-хөрмәтенә төренеп яши.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Хәтимә әби бүген дә күпереп торган икмәкләр пешерә, китаплар укый.
Аңарга шундый игътибар күрсәткәннәре өчен ул авыл җитәкчлегенә рәхмәт белдереп, барыбызга да тыныч, имин тормышлар теләп кала.