+22 °С
Дождь


Аның төп өлеше махсус хәрби операциягә багышланыр дип көтелә. Моннан тыш, дәүләт башлыгы ил икътисады үсеше, аның иминлеген һәм оборонага әзерлеген тәэмин итү, ил халкына дәүләт ярдәмен күрсәтү юнәлешләре турында да сүз алып барачак.
Моңа кадәр әлеге документны игълан иткәндә чакырылган традицион кунаклардан һәм вакытлы матбугат вәкилләреннән тыш, бүгенге чарада махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбыз да катнаша. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, Мөрәҗәгать бер сәгатькә якын вакыт дәвамында барачак. Аның туры трансляциясе илнең барлык телевизион каналлары аша һәм интернет челтәрендә алып барыла.