ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 февраль 2023, 05:45

Иске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, 18 февральдә Иске Калмаш урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары үткәрелде.

Иске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары уздыИске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды
Иске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды


Укучылар строй әзерлеге, командир рапорты, гражданнар оборонасы, пневматик мылтыктан ату, автомат сүтеп җыю һәм башка ярышларда көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре буенча 5-7 сыйныф укучылары арасында беренче урынны 7 сыйныф командасы яулады. Икенче урынга 6 сыйныф укучылары лаек булды, өченче урынны 5 сыйныф укучылары алды.
8-10 сыйныф укучылары арасында беренче урын – 9 сыйныф укучыларында, икенче – 8, өченче – 10 сыйныф укучыларында.
Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар районыбызда даими рәвештә уздырыла.

Иске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды
Иске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды
Иске Калмашта “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас