ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 февраль 2023, 06:40

Нәрсә ул бәхет?

Соңгы елларда блогерлар эшчәнлеге җанланып китте. Алар реаль тормышны камерага төшереп, киң аудиториягә тәкъдим итә. Күптән түгел аблайлылар да блогер белән очрашып, әңгәмәләшү бәхетенә иреште.

Нәрсә ул бәхет?Нәрсә ул бәхет?
Нәрсә ул бәхет?


Шушы көннәрдә Аблай авыл мәдәният йортында “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында, блогер Фәнил Маркелов белән очрашу булды. Ул “Фоня сельский” ютуб-канал җитәкчесе буларак билгеле. Үзенең блогында ул авыл тормышын чагылдыра.
Очрашу барышында “Нәрсә ул, бәхет?” темасына әңгәмә кордылар. Кемдер өчен бәхет – байлыкта, ә кемгәдер якыннары, туганнырының сәламәтлеге – зур байлык һәм бәхет. Блогер Фәнил Маркелов бәхетнең биш төрле сере белән уртаклашты. Һәркем үзе өчен шәхси бәхет рецептын тапты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас