ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 февраль 2023, 10:45

Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы

Русиядә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен ташламалы арендалы торакның махсус программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагыОборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы
Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы

Илебез Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама вакытында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ставка базар дәрәҗәсеннән шактый түбән булачак – түләүнең шактый өлешен дәүләт үз өстенә алачак. “Әлеге программаның барлык нечкәлекләрен эшләп бетерергә һәм, озакка сузмыйча, мондый аренда торагын төзи башларга кушам. Беренче чиратта безнең мөһим оборона, индустриаль һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре урнашкан шәһәрләр территориясендә”, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас