

Ул, беренче чиратта, югалып баручы телләрне саклау максатында булдырылган. Әлеге бурыч бүген үтә мөһим һәм көнүзәк булып кала, чөнки дөньяда һәр ике атна саен тоташ мәдәни һәм интеллектуаль мирасы белән бер тел югала бара. 1917 елда Русиядә, мәсәлән, 193 тел исәпләнелсә, СССР таркалган 1991 елның декабрендә аларнибары 40 калган. Ел саен уртача ике тел юкка чыккан, дигән сүз бу.
Бүген, ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Русиядә 136 тел югалу хәвефендә, ә 20 тел бөтенләй юк инде. Шуңа күрә һәр милләт вәкилләре үз телен, мәдәниятен горефгадәтләрен күз карасыдай сакларга бурычлы. Әйткәндәй, Русиядә бүген 190 милләт вәкилләре яши, күпләре бик азлар һәм үтә бәләкәй тер риториядә таралган. Илебездә уку йортларында белем бирү 24 телдә алып барыла, 81 тел предмет буларак өйрәтелә. 60тан артык тел Русия халыклары телләренең Кызыл китабына теркәлгән.